Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Многопрофильный лицей №187» Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420081, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Назиба Жиганова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-590-27-72 |
| E-Mail: | L187.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Многопрофильный лицей №187» |
| Руководитель: | Галеева Гульнара Гаппасовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 2070 учащихся (Иностранных граждан - 3). Язык обучения - русский. |
| У нас учат: | 109 педагогов |
Новости
Викторина “Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?”
Опубликовано: 15.02.2022Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч,
укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда
суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып
баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында
Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит
шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып
чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән
тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
Татар теле атналыгы кысаларында ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар үткәрүне алдан ук планлаштырып куйдык. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Алексеева Миләүшә Робертовна 4нче Б сыйныфы укучылары белән “Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” дип аталган викторина үткәрде. Бу викторинаның максаты - Муса Җәлилнең тормышын һәм өйрәнү, язучы белән горурлану һәм кызыксыну хисләрен тәрбияләү. Акбиров Адель, Гафиятуллина Самира, Сибгатуллин Камил, Хайруллин Кәрим, Шәрәфетдинов Булат Герой-шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын бик җентекләп өйрәнгәннәр, һәр датаны истә калдырырга тырышканнар. “Бөркетләр” белән “Лачыннар” командасы арасында бик кызу ярыш барды. Капитаннар да сынатмады: М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Жюри тарафыннан һәр укучыга югары бәя бирелде.
К списку новостей








