МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
Җиңү көне белән котлыйбыз!
Опубликовано: 08.05.20139 май! Җиңү бәйрәме!
Вакыт узган саен дәһшәтле сугыш еллары да бездән ерагая бара, әмма ата-бабаларыбызның һәм газиз аналарыбызның сугыш кырларында, хезмәттә кылган батырлыклары хәтеребездә мәңге сакланыр. Никадәр язмышлар бәрабәрендә яуланган җиңүнең кыйммәтен, аның барыбыз өчен дә чын мәгънәсендә Бөек икәнлеген еллар үтү белән тирәнрәк аңлыйбыз.
Геройлар буынының варислары булу- зур дәрәҗә. Без, укучылар, тынычлыкны саклап калулары, бүген имин тормышта яшәвебез, туган җиребез хакына эшләвебез, киләчәккә планнар коруыбыз, ил батырлары, безнең әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәтле.
Лицеебызда да бүген зур бәйрәм тантанасы узды. Бүген сугышны, әби-бабаларыбызның аяусыз көрәшен, Бөек җиңүне искә алмаган бер генә укучы да булмагандыр мөгаен.
Бәйрәм иртәсендә фойеда сугыш еллары җырлары яңгырады, Җиңүгә багышланган презентацияләр күрсәтелде. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларының рәсемнәреннән күргәзмә дә оештырылды. Һәр сыйныфта Җиңү көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Биредә укучылар сугыш чоры турында фильмнар, презентацияләр карадылар. Башлангыч сыйныфларда әби-бабаларын чакырып бәйрәмнәр дә уздырдылар. Укучылар кунакларга җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә дәү әниләр, үз чиратларында, укучыларга үзләренең сугыш елларындагы тормышлары турында сөйләп үттеләр.
.
К списку новостей




