МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
Халык йөрәгендә яшәгән ядкарьләр
Опубликовано: 07.04.2011
Бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашуы зарур. Шунлыктан яшьләрне тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм куллану мөһим чараларның берсе булып тора.
5нче апрельдә 149нчы лицей укучыларына “Халык йөрәгендә яшәгән ядкарьләр” акциясе кысаларында “Сорнай” фольклор – этнографик ансамбле концерт - дәрес күрсәтте. Бу чараның төп максатлары - укучыларда татар халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында күзаллау һәм хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру, рухи һәм әхләкый сафлыкка ия булган иҗади шәхес үстерү, балаларда иҗат итү омтылышы уяту. Артистлар укучылар игътибарына “Сөрән сугу”, “Кичке уен”, “Аулак өй” күренешләре тәкъдим иттеләр. Шулай ук татар халкының курай, думбыра, сорнай, кырлы бәләк, кыл кубыз, җәя кубыз, ятаган, мөгез, гөслә, саз кебек уен коралларының төзелеше һәм тарихы белән таныштырдылар. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, үзләре дә кайбер уен кыралларында уйнап карадылар. Бу очрашу укучылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Фоторепортаж:
Фотографии лицея 149




