МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
Котлыйбыз!!!
Опубликовано: 05.10.2020Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел. Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз. Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: "Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам" – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар!
К списку новостей




