МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
“Яктылык - кояш янында, яхшылык - әни янында”
Опубликовано: 05.12.2019
5 декабрьдә лицейда “Яктылык - кояш янында, яхшылык - әни янында” гаилә проектлары бәйрәме узды. Иҗат бәйрәме мәктәп ашханәсендә һәм фойеда оештырылган мастер – классларбелән башланды. Һәр гаилә үзе сайлаган проектны яклады, ә нәтиҗәләре искиткеч иде. Ашханәдә әниләр үзләренең кызлары – уллары белән бергәләп үз ризыклары,аларны пешерү серләре белән таныштырды. Экологик чиста икмәк, натураль шоколад, чәкчәк,кыстыбый,кош теле, өчпочмак, тортлар, пироглар әзерләнде. Ә фойе зонасында оста әниләр кул эшләре белән шаккатырды: керамикадан йорт җиһазлары, бант ясау серләре, шарлардан чәчәкләр ясау, бизәү үзенчәлекләре һәм тагын күп төрле проектлар тәкъдим ителде. Бәйрәм актлар залында әдәби – музыкаль проектлар белән дәвам итте. Әниләр көненә багышланган чарабыз чын гаилә бәйрәменә әверелде, җылысы алга таба эшләргә-яшәргә көч өстәде, илһамландырды!
К списку новостей




