• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5
Телефон: +7(843)-262-01-18
E-Mail: L149.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Лицей № 149"
Руководитель: Вафина Фирдауз Габдулнуровна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2)
У нас учат: 65 педагогических работников

Новости лицея №149

Җинү көне белән!!!

Опубликовано: 09.05.2019

     Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! 

     Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан иң кайнар котлауларыбызны һәм иң ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Буген аяз күктә кояш балкый, газиз балаларыбызның йөзләрендә шатлык уйный, киләчәгебез өметле һәм ышанычлы икән - болар барысы да, хөрмәтле ветераннарыбыз, Сезнең каһарманлыгыгыз, Сез китергән Җинү тантанасы! Дәһшәтле сугыш елларында сез көн-төн мин ач димичә, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрегездә тарткансыз, рух, дәрт өстәгәнсез, язмыш ничек кенә сынаса да, фашизмның җиңеләчәгенә өметегезне югалтмыйча, Бөек Җиңүне якынайтуга узегезнең зур өлешегезне керткәнсез. Адым саен сагалаган үлем, ачлык-ялангачлык, җимереклекләр, күз яшьләре - барысы да сез кичергән аяусыз чынбарлык. Сезгә нинди генә рәхмәт сүзләрен җиткерсәк тә аз булыр кебек. Бөек Җиңүнең барлык дөнья халкы өчен авыр сынауга әверелеп, нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынуын онытырга хакыбыз юк. Без туган ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, үлемгә үч итеп исән калганнарны һәрчак хәтеребездә тотарбыз. Җиңү көне - иң олы бәйрәм һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, якташларыбыз батырлыгын киләчәк буыннар хәтерендә саклау максатында игелекле эш алып бару өчен куәтле этәргеч ул. Барыгызга да сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Дөньялар тыныч булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә-иминлектә озын гомер итергә язсын.



К списку новостей