МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
Лицеебызга татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңү яулаган кунаклар килделәр
Опубликовано: 06.05.2019
Лицеебызга татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңү яулаган Финляндия егете Касыйм Каадер һәм Япония егете Чиһеро Тагучи кунакка килделәр. Әлеге егетләр белән укучыларыбыз арасында бик җылы дустанә очрашу булды. Укучылар кунакларны музейга экскурсиягә алып керделәр, анда татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре, татар ашлары, бүгенге яшьләр турында сөйләделәр. Туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык уен коралларында уйнадылар. Кунаклар укучыларның талантына сокланып, хәйран калып тыңладылар. Әңгәмә вакытында дуслык күперләре тагын да ныгыды. Милләттәшләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кунакларыбыз лицейга килүләренә куанып, бик канәгать булып хушлаштылар. Әлеге очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр.
К списку новостей




