МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
Новости лицея №149
"Бәхет өләшик" исемле хәйрия ярминкәсе
Опубликовано: 12.05.2017Хөрмәтле әти-әниләр!
Татарстанда хәйрия хәрәкәте үзенең чикләрен киңәйтә бара. Изге гамәлгә багышланган чаралар күбәя, масштаблар үзгәрә, яңа мәйданнар ачыла. Мондый проектларга балаларның, яшьләрнең тартылуы аеруча сөенечле күренеш.
21нче майда "Туган авылым" күңел ачу комплексында Казан шәһәренең 149нчы номерлы татар телендә белем бирүче лицейда укучылар, укытучылар коллективы, ата-аналар "Бәхет өләшик" исемле хәйрия ярминкәсе оештыра. Шәһәркүләм масштаблы чараның максаты – ярдәмгә мохтаҗ булган авыру балаларга ярдәм итү.
"Бәхет өләшик" ярминкәсенең рәсми ачылышына Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гыйлфанов Гафаров улы, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәй улы Хадиуллин, эшкуар, "Эшмәкәрләр фабрикасы" проектын булдыручы Айдар Нәфис улы Булатов, депутатлар һ.б көтелә.
Чараның көн тәртибе:
10:00 – ачылылу тантанасы.
10:30-20:00 - ярминкә мәйданнары эшли башлый. Биредә кул эшләрен сату, төрле мастер-класслар, балалар өчен аерым зур мәйдан, егетләргә махсус зона (тир, роботлар көрәштерү, вертуаль чынбарлык күзлекләрен кию мөмкинлеге) каралган.
14:00 - 16:30 - лекторий. Төрле өлкә белгечләре (педагогика, мотивация, үз-үзеңне үстерү, әйләнә-тирә мөхитне саклау һ.б.) тәҗрибә уртаклаша.
17:00 – 19:00 – Татар эстрадасы йолдызлары концерты. Чарада Сәйдә Мөхәммәдҗанова, Рамиль Закиров, "Ямьле" төркеме, Илназ Гарипов, Илназ Сафиуллин, Лилия Хәйруллина, Мөнир Рахмаев һ.б чыгыш ясый.
Хөрмәтле, әти-әниләр! Сезнең барыгызны да бу ярминкәдә актив катнашырга чакырабыз. Ярминкәдә сату өчен кул эшләре белән катнашып, хәйрия концертына билетлар сатып алып үзегезнең ярдәмегезне кертүегезне сорыйбыз.
Сораулар белән сыйныф җитәкчеләренә, директор урынбасары Халидә Миннехановнага мөрәҗәгать итә аласыз.
Зур ихтирам белән,
149 нчы лицей директоры
Фирдәүз Габделнур кызы Вафина
К списку новостей




