МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белән очрашу 21.03.2019

21 март көнне 9 б сыйныфы укучысы Хисмәтуллин Данис “Ялкын” журналы “Лидерлар мәктәбе” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Борханов Рафис Тимерхан улы белән кызыклы очрашуда катнашты. Бу хакта язманы “Ялкын”журналының апрель санында укый аласыз.
-
"Яшь китап укчылар" 19.03.2019

19 мартта 1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру булып узды. Алар "Яшь китап укчылар" сафына кабул ителделәр, китапханә кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан узләре укырга теләгән китапларны өйләренә сайлап алдылар.
-
Безопасность во время весенних каникул 18.03.2019

18 марта в лицее прошли занятия с Мударисовой Лилией Масгутовной - ведущим специалистом отдела профилактики территориального управления в г.Казани ГБУ "БДД" на тему «Безопасность во время весенних каникул».
-
Галимҗан Ибраһимов истәлегенә багышланган X республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә I урын! 16.03.2019

16 март көнне Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә узган Галимҗан Ибраһимов истәлегенә багышланган X республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә 9 Б сыйныф укучысы Габдуллаҗанова Адилә татар һәм инглиз телләрен чагыштыру фәнни-гамәли эше белән I урынга лаек булды. Адиләне һәм фәнни җитәкчесен Миргалеева Диләрә Рафат кызын җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
“Фән дөньясы” конференциясендә 3 нче урын! 15.03.2019

15 нче март көнне 24 нче мәктәптә “ Фән дөньясы” ачык гамәли конференциясе үтте. Лицеебыз данын 8 нче в сыйныфы укучысы Гаптрахманова Нурания яклады. Ул Ә.Еники, В. Распутин әсәрләрен чагыштырып, “Психологизм осталары” дигән темага чыгыш ясады һәм 3 нче урынга лаек булды. Без Нуранияне җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез. Аны әзерләгән татар теле укытучысы Әхмәдҗанова Зөлфия Рәис кызына рәхмәтебезне белдерәбез.
-
«Ел укытучысы – 2019» бәйгесе 14.03.2019

11-14 нче март көннәрендә Казанда “Ел Укытучысы – 2019” бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Чит төбәкләрдән (Мордовия, Чувашия, Башкортстан, Марий Эль республикаларыннан; Киров, Пермь, Пенза, Оренбург, Төмән, Ульян, Новосибирск өлкәләреннән) килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары 149 нчы лицей базасында көч сынаштылар – һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә лаек булу өчен, укытучылар биш сынау: дәрес, сыйныфтан тыш чара, мастер класс үткәрделәр, белем проекты якладылар, педсовет утырышында катнаштылар. Искиткеч матур дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, мастер класслар күрсәтеп, чит төбәкләрдәге татар теле укытучылары балаларга туган телне өйрәтүгә, аларга үз телләрендә белем һәм тәрбия бирүгә бөтен көчләрен куеп эшләүләрен, үз эшләренең чын осталары булуларын расладылар. Катнашучылар лицеебыз укучыларының белемнәрен, татар телендә иркен аралашуларын югары бәяләделәр һәм укучыларыбызга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыннан да, дәреснең уңышлы үтүе укучыларның белемнәреннән, актив катнашуларыннан тора бит. Афәрин, балалар!
-
8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне!!! 07.03.2019

Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә,
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Имин булып атсын таң кояшы,
Йөзегезгә нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
-
Благотворительная ярмарка 04.03.2019

4 марта в нашем лицее прошла Благотворительная ярмарка в рамках акции "Добро Ветеранам".
-
«Татар малае» конкурсында 2 нче урын! 01.03.2019

28 нче февральдә Совет районы мәктәпләре арасында «Татар малае” бәйгесе үтте. Лицеебыз данын 5 нче Б сыйныфы укучысы Дәминов Ришат яклады.Дүрт турны үтеп, Ришатыбыз 2 нче урынга лаек булды.
Ришатны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез. Ана ярдәм иткән сыйныфташларына, 4А сыйныфы укучыларына, укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Котлыйбыз!!!
28.02.2019
7 нче сыйныфы укучысы Асапова Адилә “Фән көне” дип аталган шәһәр күләмендә уздырылган фәнни-практик конференциядә татар теле һәм әдәбияты секциясендә Дипломга лаек булды. Адиләне һәм җитәкчеләре Х.Х.Сөләйманова, Р.Ш.Кәлимуллиналарны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!




