МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
О Всероссийских проверочных работах 02.04.2019

Проведение всероссийских проверочных работ (ВПР) 2019 года начинается для школьников 2 апреля. В этом году ВПР пройдут для учащихся 4-х, 5-х, 6-х, 7-х и 11-х классов.
ВПР представляют собой контрольные работы, которые проводятся в общеобразовательных организациях по завершении обучения в каждом классе. Это итоговые контрольные работы, которые проводятся по отдельным учебным предметам для оценки уровня подготовки школьников с учетом требований федеральных государственных образовательных стандартов.
-
Дүртенче чирек башланды 01.04.2019

Дүртенче чирек башланды. Язгы яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Лицеебыз укучылары ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Алар өчен җаваплы дүртенче чирек башланды. Алда бердәм дәүләт имтиханнары, контроль эшләр. Бу чиректә укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм уңышлы эш көннәре телибез!
-
“Мирах” интеллектуаль Лигасының ачык турнирында призлы урын 31.03.2019

31 нче март көнне “Сәләт“ йортында Казан шәһәренең мәктәп командалары өчен “Мирах” интеллектуаль турниры узды. Безнең лицей укучылары 4 этапны уңышлы үтеп, 2 нче урынга лаек булдылар.Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин!
-
Лагерь эшчәнлегенең алтынчы көне 29.03.2019

Лагерь эшчәнлегенең алтынчы көне мавыктыргыч фәнни –химик шоу белән башланып китте. Бу программа балаларда химия фәненә карата кызыксыну уятты. Көннең икенче яртысында отрядлар арасында спорт ярышлары уздырылды. Һәр отряд беренчелекне яуларга тырышты.
-
Лагерь эшчәнлегенең бишенче көне 28.03.2019

Бүген, 28 нче мартта, лагерь балалары шәһәребезнең Милли музеенда булып кайттылар. Анда алар төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен баеттылар. Уен формасында оештырылган бу чара балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Лагерь эшчәнлегенең дүртенче көне 27.03.2019

Лагерь эшчәнлегенең дүртенче көне “Изгелек” темасына карата игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре белән таныштырудан башланып китте, җиңүчеләргә урыннар билгеләнде. Көннең икенче яртысында балалар төрле бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр, соңыннан дискотека оештырылды.
-
Лагерь эшчәнлегенең өченче көне. 26.03.2019

Бүген лагерь балалары «Цирк, цирк, цирк…» дип исемләнгән тамаша карадылар. Көн дәвамында “Изгелек” темасына әңгәмә үткәрелде һәм отрядлар арасында темага карата рәсем конкурсы игълан ителде.
-
Язгы лагерь эшчәнлегенең икенче көне 25.03.2019

Лагерь эшчәнлегенең икенче көне отрядлар арасында эстафета уеннары уздыру белән башланып китте. Көннең икенче яртысында “Иң яхшы отряд почмагы” на конкурс үткәрелде, урыннар билгеләнде, грамоталар тапшырылды. Соңыннан балалар “Изгелек” темасына багышлап рәсем ясадылар.
-
Котлыйбыз!!! 25.03.2019
Ел саен Мәскәү шәһәренең Менделеев исемендәге химия-технология университеты базасында "Леонардо" Россиякүләм иҗади ачышлар фестивале уздырыла. Фестиваль Россия Мәгариф министрлыгының Россиякүләм олимпиадалар һәм интеллектуаль бәйгеләр исемлегенә кертелгән, шунлыктан җиңүчеләр югары уку йортына укырга кергәндә өстәмә баллар алу хокукына ия була. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша.Быел, бәйгенең региональ этабында җиңү яулап, безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Загидуллина Әдилә дә әлеге фестивальдә катнашу хокукына ия булды. Ул 22-24 нче март көннәрендә Мәскәүдә булып, зур уңышка ирешеп кайтты. Әдиләгә алга таба да уңышлар юлдаш булсын! -
Язгы лагерь эшчәнлегенең беренче көне. 23.03.2019

Бүген лицеебызның “Чишмә” лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьны ачу тантанасыннан соң , балалар шәһәребезнең Габдулла Кариев исемендәге “Татар Яшьләр театры“на барып, “ Эх, егетләр һәм кызлар!” спектаклен карап кайттылар.




