Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Һәр ел саен туам... 15.02.2014

Февраль ае бөек шагыйрь Муса Җәлил ае. Гимназиябездә һәр ел саен Муса Җәлилнең айлыгы уздырыла. Укытучыларыбыз шагыйрьне искә алу дәресләрен уздырды. Күп кенә сыйныфлар стенгазеталар чыгарып, конкурста катнаштылар. Һәр стенгазета үзенчәлекле, кызык булды. Ләкин жюри әгъзалары иң яхшыларын сайлап алдылар. Стенгазета чыгарган сыйныфлар төрле номинацияләргә лаек булдылар. 15нче февраль көнне алар мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында үз теләкләрен белдереп, рәсемнәр эшләүчеләр дә булды. 3нче Г укучылары Кончаков Дамир һәм Бобиева Робия эшләгән рәсемнәре өчен мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Җырсыз кеше – канатсыз кош. 14.02.2014

Гимназиябездә өченче ел инде укытучылар өчен җырлар кичәсе уздырыла. Музыка укытучысы Антонова Альбина Ривгат кызы гимназиядәге укытучыларыбызны сихри музыка дөньясына алып керә. Безнең өчен ел саен музыка яңа яктан ачыла. 2014нче елның җыр кичәсе төрле миләтнең халык җырларына багышланды. Быел да татар теле һәм әдәбият укытучылары бу кичәгә битараф кала алмады. Алар татар халык җырларын башкардылар. Кызларыбыз үзләренең милли киемнәре, җырлары белән тамашачыларга яңа яктан ачылдылар. Афәрин, кызлар!
-
Хади Атласи конференциясе.
14.02.2014
Гимназиябезгә быел гына килгән укытучыларыбыз төрле чараларда актив катнашалар. Күптән түгел генә Лихачев исемендәге конференциягә балаларын әзерләгән укытучыларыбыз, Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы, Биктаһирова Руфия Фаяз кызы һәм Сәйфуллина Ләйсән Илдар кызы, үзләренең методик темалары белән 40 нчы гимназиядә Хади Атласи исемендәге конференциядә чыгышлар ясадылар. Аларның чыгышларына нәтиҗә ясап, эшләре сертификатлар белән бүләкләнде. Укытучылар катнашкан конференциядән канәгатьләнеп һәм үзләре өчен нәтиҗәләр ясап кайттылар. Киләчәктәге эшегездә уңышлар теләп калабыз!
-
Что?Где?Когда? 13.02.2014

Поздравляем школьную команду 11В класса «План Б», участвующую в городской интеллектуальной викторине «Что? Где? Когда?». Ребята стали победителями в полуфинальной игре. Желаем успехов в финальном туре!
-
Габдулла Тукай музеенда кунакта. 13.02.2014

Укучыларыбыз Габдулла Тукай музеена аның туган көненә генә түгел, музейда уздырылган төрле әдәби кичәләрдә, очрашуларда катнашырга яратып йөриләр. 13 нче февраль көнне 5-7нче сыйныф укучылары музей тарафыннан уздырылган Г.Камалның туган көненә багышланган кичәдә катнаштылар. Балалар музейдан күтәренке күңел белән кайттылар. Бу кичә аларга бик ошаган. Ә музей буйлап уздырылган экскурсия аларның хәтерләрендә булган Габдулла Тукай турында белемнәрен тагын да яңарткан. Без музейда эшләүчеләргә һәм очрашуны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Укучыларыбыз мондый очрашулар тагын булыр әлә дип өметләнеп кала.
-
Лыжня России 10.02.2014

9 февраля мы приняли активное участие во Всероссийской массовой лыжной гонке «Лыжня России-2014».
-
Ассоциация выпускников 08.02.2014

В субботу прошла традиционная встреча выпускников гимнази. В теплой и дружеской атмосфере выпускники -2013 передали символический корабль выпускникам 11-х классов. Вечер украсил праздничный концерт с творческими выступлениями учащихся 1-х, 3-х, 5-х, 7-х и 11-х классов.
-
КТД 07.02.2014

В нашей гимназии прошло традиционное мероприятие «Коллективно-творческое дело». В этом году мы посвятили КТД очень интересной теме- «Клуб путешественников».
Ребята, родители и классные руководители очень серьезно готовились к своим выступлениям. Писали сценарии, готовили красочные презентации, шили костюмы и репетировали, репетировали и репетировали.
Каждый классный коллектив показал себя творческой и сплоченной командой. Танцы, песни народов мира не оставили никого равнодушными. Огромное спасибо всем участникам за прекрасный праздник и возможность попутешествовать по 34 странам мира.
-
Олимпиадалар дәвам итә...
06.02.2014
Гимназиябездә фәннәр русча укытылса да, 11 нче сыйныф укучылары быел үз көчләрен татарча уздырылучы предметара олимпиадаларда сынап карарга булдылар.Физика фәненнән Габдуллин Ильназ, Гараева Энҗе; математика фәненнән Габдуллин Ильназ; химия фәненнән Алсу белән Йосыпова Динара олимпиадада катнашырга теләк белдерделәр. Алар 4,5,6 февраль көннәрендә район күләмендә уздырылган пердметара олимпиадаларда катнаштылар. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Гараева Энҗе физика фәненнән шәһәркүләм олимпиадасына узды. Аны бу олимпиадага әзерләгән укытучыларына Мироненко Татьяна Оскар кызына һәм Минебаева Сөмбел Рәниф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый олимпиадада киләчәктә дә катнашуыбызны дәвам итәрбез дип өметләнеп калабыз.
-
Зирәк кызларыбыз. 05.02.2014

ТНВ каналы белән элемтәбезне өзмибез. Бу каналдагы тапшыруларны укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да ярап карый. “Башваткыч” тапшыруында катнашырга теләк белдерүчеләр дә булды. Яшь укытучыларыбыз арасында иңзирәген сайлап алу да авыр булды. Ләкин зирәкләрнең зирәкләрен сайлап без 5 нче февраль көнне бу тапшыруда катнаштык. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдуллина Айгел Рихат кызы, Хәсәнова Айгел Минибай кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Фаязова Энҗе Таһир кызы “Башваткыч” бәйгесендә көч сынаштылар. Укытучыларыбызга көч бирергә дип, аларның дуслары, туганнары, укучылары һәм хезмәттәшләре дә тапшыруга килде.
Кызларыбыз арасында Энҗе җиңүче булды. Катнашучыларыбыз төрле кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Уңышлар сезгә, кызлар!





