Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 20.01.2014

Безнең гимназиянең укучылары татар театрын бик яратап карыйлар. Шуңа күрә балаларның татар театрына барулары бәйрәмгә тиң. Укучыларыбыз Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрына, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына һәм Г.Кариев исемендәге татар яшьләре театрына еш йөриләр. Гыйнвар аенда күп кенә укучыларыбыз татар спектакльләрен карый алдылар. 20нче гыйнвар көнне 7нче сыйныф укучылары “Җиде кыз”спектаклен, 9нчы сыйныф укучылары “Башмагым”дигән спектакльне карап, канәгатьләнеп кайттылар. Икенче көнне укытучылары белән генә түгел,гимназиядәге иптәшләре белән дә фикер алыштылар. Балаларның театр сәнгатенә тартылулары безне дә бик шатландыра. Димәк, без дөрес юлда.
-
Поздравляем! 18.01.2014

Поздравляем ученицу 5В класса Луговнину Елизавету победой на Всеросийском фестивале-конкурсе детского и юношеского творчества "Рождественская сказка". Желаем дальнейших удач!
-
Казан сандугачы-2014 13.01.2014

“Казан сандугачы” конкурсында катнашу безнең гимназиядә традциягә әверелеп бара. Балаларыбыз бу бәйгене ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Быел да 13нче гыйнвар көнне район күләмендә уздырылган бу бәйгедә катнашырга теләүчеләр булды. 6нчы сыйныф укучысы Рахматуллина Дәлидә “Нигә яна йөрәгем?”дигән татар халык җырын, ә 7нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Рузилә эстрада җырчысы булырга хыялланам дип, “Гүзәл авылым”дигән эстрада җырын башкардылар. Кызларыбызга киләчәктә иҗади уңышлар телибез. Аларны әзерләгән укытучылар - Абдуллина Айгөл Рихат кызына һәм Шәрәфиева Гүзәл Мансур кызына рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Зимние забавы 28.12.2013

Сегодня в гимназии прошли праздничные мероприятия. Новогодняя сказка "Зимние забавы" для учащихся 1-4 классов была подготовлена активистами детской общественной организацией "Созвездие". Вечером для учащихся средних и старших классов прошла новогодняя дискотека.
-
Сингапур методикасы... 26.12.2013

12нче декабрьдән башлап Сингапур методикасы буенча укытучыларыбыз ачык дәресләр бирде. Һәр укытучының дәресендә төрле структуралар кулланылды. Аларның һәммәсе сыйныф үзенчәлегенә карап сайланган һәм дәрес этабына бик урынлы кертелгән иде. Балалар өчен дә бу дәресләрнең күпчелеге кызык булды. Бу безнең гимназиядә әле башлангыч этаптагы методика. Алга таба Сингапур структуралары безнең татар теле һәм әдәбияты дәресләребездә үзләренә урын табыр дигән ышанычта калабыз.
-
Встреча с родителями 24.12.2013

24 декабря состоялось заседание председателей родительских комитетов. Перед родителями выступили помощник прокурора РТ Даишев К.Р. и старший прокурор Советского района Гарифуллин Р.Р. Тема выступления «Профилактика наркотизации и ответственность за незаконный оборот наркотических веществ».
-
Шигырьләр һәм иншалар конкурсы. 24.12.2013

Без уздырылган конкурсларга битараф кала алмыйбыз. Сәләтле балалар булганда, аларның сәләтен үстерергә кирәк. Ноябрь аенда әниләргә багышланган шигырьләр конкурсында да катнашырга булдык. Район күләмендә 1-4нче сыйныфлар арасында 2нче урынны яулап алучы 4нче сыйныф укучысы Сафина И., 7-8нче сыйныфлар арасында 8нче Б сыйныф укучысы Ларионова Д. 3нче урынга лаек булдылар. Алар почет грамоталары белән бүләкләнде. 9нчы сыйныф укучысы Сабирова Э. Һәм 10нчы сыйныф укучысы Гайнуллина К. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Без бу укучыларның укытучыларына – Елгушова Валентина Яков кызына, Айзатуллова Әлфия Мөнир кызына, Геловани Гүзәл Фәндүс кызына бик нык рәхмәтле. Афәрин!!!
-
Нәниләр җитди юнәлешкә юл тота. 05.12.2013

5нче декабрь көнне конференцияләрне башлап җибәрдек. Быел Д.С. Лихачев исемендәге VIII филология фәнни-тикшеренү укучылар конференциясендә башлангыч һәм урта звено укучылары белән беренче мәртәбә катнашырга булдык. Гимназия укытучылары: Сайфуллина Л.И., Биктагирова Р.Ф., Елгушова В.Я., Абдуллина А.Р. үзләренең укучыларында татар әдәбиятына кызыксыну уятып, алар белән бу конференциягә бик җитди әзерләнделәр. 3нче Б укучылары Зяббаров Дмитрий, Галимуллин Азат, 4нче Б укучысы Асхадуллина Айгөл һәм 6нчы В укучысы Зарипова Резеда грамоталарга лаек булдылар. Без аларны әзерләгән укытучыларны һәм катнашучы укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!!!
-
Форум математиков 25.11.2013

26 ноября 2013 года состоялся I республиканский Форум учителей математики «Концепция математического образования в России: проблемы и перспективы его развития».
2013/2014 учебный год объявлен в Татарстане Годом математики и проведение математического Форума в Казани не случайно.
Более 500 делегатов, среди которых учителя математики, начальники отделов и управлений образования муниципальных образований, директора информационно-методических центров, приняли участие в открытых уроках, мастер-классах и презентациях опыта работы школ– центров математического образования Казани.
Таким центром является наша гимназия и наши лучшие учителя достойно встретили гостей Республики.
-
Семинар 21.11.2013

2013 нче елның 21 ноябрендә Казан шәһәренең 8 нче гимназиясендә квалификация курсларын тыңлаучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “ФДБСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль компетенцияләрне формалаштыру” темасына семинар-стажировка үтте.
Семинарны милли сораулар һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Гүзәл Мансур кызы башлап җибәрде. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары кафедрасының эшчәнлеге белән таныштырды. Сүзне филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының фәнни җитәкчесе Хайбрахманов Рөстәм Халит улы дәвам итте. Ул семинарның темасына кагылышлы чыгыш ясады, Федераль дәүләт белем стандартларының төп моментларын ачыклап китте.
Аннан гимназия укытучылары кунакларга ачык дәресләрен күрсәттеләр: Фәзуллина Сиринә Рөстәм кызы (2а, рус төркеме) - «Тән әгъзалары. Исемнең берлек санда, беренче затта төрләнеше», Елгушова Валентина Яков кызы (4б, татар төркеме) - «Малай белән елан» кытай әкияте”, Сәйфуллина Ләйсән Илдар кызы (2в, рус төркеме) - «Мин чисталык яратам», Абдуллина Айгөл Рихат кызы (3в, рус төркеме) «Китапханәдә» темаларына. Шулай ук Хәсәнова Айгөл Минибай кызы һәм Мөхәммәтшина Чулпан Фаат кызы 4 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә Әниләр көненә багышланган «Әнием – күз нурым» исемле викторина үткәрде. Чарадан соң кунаклар Геловани Гүзәл Фәндүс кызының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру” исемле чыгышын тыңлап үттеләр.
Семинар түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Анда гимназия укытучылары күрсәткән дәресләргә һәм чарага анализ ясалды, кунакларның семинарга карата фикерләре әйтелде.





