Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул.Школьная, д.55 |
Телефон: | 8(85559)4-57-40 |
E-Mail: | hadieva73@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шарлиареминский детский сад "Ромашка" |
Руководитель: | Хадиева Гульнора Камилжановна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 4 воспитанников (иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы" 10.03.2021
Кыш азагына якынлаша . Кояш көннән – көн югарырак күтәрелә , ә көннәр озайганнан-озая һәм җылына бара. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын.
Огород на подоконнике в детском саду способствует развитию любознательности и наблюдательности у детей,это помогает лучше познать растительную жизнь.
-
Әбиләр,әниләр,апалар! Сезне котлый балалар! 05.03.2021
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын! -
"Сугыш хатын-кыз өчен түгел" проекты. 04.03.2021
"Сугыш хатын-кыз өчен түгел" проекты старт алды. Проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйли. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.
Стартовал проект «У войны не женское лицо».Проект рассказывает об участницах Великой Отечественной войны и труженицах тыла, которые внесли огромный вклад в Победу, совершая героические подвиги, спасая раненых солдат и работая сутками для нужд фронта. Среди солдат, положивших свои жизни на алтарь Победы, врачей и медсестер, спасавших раненых под вражескими пулями, работников заводов, фабрик, колхозов, не спавших ночами – было много женщин, девушек, девочек... Они служили наравне с мужчинами, шли рядом с солдатами, готовые при первой необходимости оказать им помощь, поддерживали их своей верой в Победу над фашизмом.
-
Ямьле яз! 01.03.2021
Бүген язның беренче көне. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.
Весна! Не прекрасно ли? Оживает природа, просыпаясь от зимней спячки. Все вокруг дышит и звенит. В воздухе пахнет весной.
-
Рәхмәт,Сезгә! 26.02.2021
Муниципаль район башлыгы урынбасары һәм депутатыбыз Гараева Гүзәл Рифкать кызы мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә шахматлар бүләк итте. Балаларның сәләтләрен үстерүдә ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Заместитель Главы муниципального района Гараева Гузель Рифкатовна подарила шахматы обучающимся МБОУ "Шарлиареминской НОШ" и воспитанникам детского сада "Ромашка". Мы благодарны ей за оказание помощи в деле воспитания подрастающего поколения.
-
"Мин хәтерлим" акциясе 24.02.2021
Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Мин хәтерлим"дип исемләнгән республика акциясендә катнаштык.Акция киң җәмәгатьчелек игътибарын тарихка җәлеп итүгә һәм җәмгыятьтә героик үткәнебезгә карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Приняли участие в Республиканской акции "Я помню" приуроченной ко Дню Защитников Отечества. Акция призвана привлечь внимание широкой общественности к истории и воспитывать в обществе чувство уважения к героическому прошлому.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 20.02.2021
Праздник 23 февраля в детском саду – это праздник настоящих мужчин — смелых и отважных, ловких и надёжных, а также праздник мальчиков, которые вырастут и станут защитниками Отечества.
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне.Безнең тыныч тормышыбызны дошман бозмасын өчен батыр ир-егетләребез илебез чикләрен саклыйлар. Балалар бакчасында “23 февраль – Ватанны саклаучылар" көненә багышланган спорт ярышы.
-
Г.Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесе. 18.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән танышуны дәвам итү. Г.Тукай әсәрләре буенча балалар бакчасында рәсем конкурсы узды.
В рамках Года родных языков и народного единства в нашем детском саду прошел конкурс рисунков.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан 16.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар,шигырьләрен искә төшерделәр.
В рамках Года родных языков и народного единства дети познакомились с жизнью и творчеством поэта Муса Джалиля.
-
Сарман муниципаль районы тәрбиячеләренең база утырышы 11.02.2021
11 февраль көнне 5 нче санлы "Әкият" балалар бакчасында Сарман муниципаль районы тәрбиячеләренең база утырышы узды.Анда безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Гатиятуллина Эльмира "Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү" дигән темага чыгыш ясады.
11 февраля на базе МБДОУ №5 "Сказка" прошло заседание базовой площадки воспитателей ДО Сармановского муниципального района: "Использование игровых технологий в речевом развитии", где приняла участие наша воспитательница Гатиятуллина Э.Н.