Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
| E-Mail: | Sarman.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
| Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 494 (из них 7 иностранцев) |
| У нас учат: | 48 |
Новости нашей школы
Җилләрне узып
Опубликовано: 13.02.2012
11 нче февраль көнне район үзәгендәге «Старт» чаңгы базасында «Россия чаңгы юллары» ярышлары уздырылды. Бу юлы анда 500дән артык чаңгычы катнашты (суыктан куркып тормаганнар!). Ул көнне районның төрле почмакларыннан спортны үз итүчеләр җыелды.
Баш судья Ильдар Кубиев ярышларның тәртибе белән таныштыруга, ярышлар башланып та китте. Җиңүләр «капкасын» безнең мәктәп укучысы Юлия Тузеева (5а) ачып җибәрде – 2000 нче елгы һәм алардан яшьрәк кызлар арасында 1 нче булып килде, өченче булып шулай ук безнең мәктәптән Адилә Бахтигараева (6а) булды. Бу төркемдә малайлар арасыннан Эльмир Ризатдинов (5в), өченче урынны Ильмир Ганиев (5а) яулады.
1997-1999 нчы елгы үсмерләр III урынны минем классташым Айрат Мазитов (9а) алды. Шушы ук яшьтәге кызлар арасында да иң житезләре безнең мәктәп кызлары булдылар: Равиля Гатауллина (9а) I урын, Альбина Нуруллина (7а) II урын, Гүзәл Ильгамутдинова (7а) III урын.
1994-1996 елгы кызлар арасында да пьедисталга безнең кызларыбыз гына бастылар: Гүзәлия Хафизова (9а) I урын, Гүзэлия Шайхетдинова (10б) II урын, Айгөл Бахтегараева (10б) III урын.
Шушы ук яшьтәге малайлар арасында: 1 нче булып Шамиль Солтанов (9б), 3 нче урынны Ильнур Зиятдинов (9а) яуладылар.
Безнең үзебезнең физкультура укытучыбыз Фәрит Газимович та сынатмады, үзенең яшьтәшләре арасында финишка 2 нче булып килде, ә директорыбыз Эльвира Зуфаровна хатын-кызлар арасында 3 урын яулады.
11нче сыйныф укучысы Венера Хисаметдинова 1977-1993 елгы кызлар һәм хатын–кызлар арасында 1нче урын алды.
Җиңүчеләргә Булат Ахмадуллин почет грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай итеп, безнең мәктәп иң күп спортчы белән килгән һәм иң күп җиңүләр яулаган командаларның берсе иде. Барыгызны да җинүләр белән котлап, уңышлар теләп калам!
Хафизова Гузелия, 9а сыйныфы
К списку новостей








