• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Экологик конференция

Опубликовано: 14.02.2012

Табигать – ул уртак йортыбыз. Аны өйрәну һәм  саклау - һәркемнең изге бурычы. Дәресләрдә генә түгел, өстәмә вакытларда да бу юнәлеш белән мавыгу зур эшләргә этәргеч ясый. 10 февраль көнне Мортыш Тамак мәктәбендә  район мәктәпләре укучыларының “Әйләнә-тирә мөхитны саклауга минем керткән өлешем” дигән исем астында чираттагы VII экологик конференциясе булып узды. Анда утыздан артык укучы һәм аларның җитәкчеләре катнашты. Конференция эше өч секциядә алып барылды. Укучыларның фәнни эшләре Валеология”, “Гомуми экология”, “Су объектлары экологиясе, агроэкология” юнәлешләре буенча тыңланды һәм бәяләнде. Гаҗәп дәрәҗәсендә күпкырлы хезмәтләр белән укучылар бер-берсен таныштырдылар. Туган  якларының гүзәллеген, матурлыгын, чишмә суларының сафлыгын, югалып баручы үсемлекләр дөньясын  саклау теләге аларны берләштерә иде. 

    Төрле мәктәпләрдән килгән укучылар үзләренең эшләре белән мавыктыргыч итеп таныштырдылар. Алар арасында безнең укучыларыбыз да көч сынашты. 5”Б” сыйныфыннан Валитова Миләүшә, 11”А” сыйныфыннан Валиахметова Чулпан,  (җитәкчеләре З.М.Файзуллина), 9”Б” дан Хафизов Илдар (җитәкчесе Н.И.Закирова)  һәм иң нәни укучыларыбызның берсе Салахова  Айгөлнең (җитәкчесе Г.Р.Гатина) чыгышын да жюри бик җентекләп, кызыксынып тыңлады. Командада шундый кечкенә яшьтәге укучылар булу, тагын да куандыра. Чулпанның эшен югары бәя белән беренче урынга лаек дип таптылар һәм аңа юллама Казанга булды. Шулай ук калган укучылар да үз юнәлешләрендә  югары үрләр яуладылар.

     Конференциядә иң уңышлы хезмәтләр билгеләп үтелде. Катнашучыларга таныклыклар, мәгариф бүлегенең грамоталары, дипломнары  тапшырылды. Казан каласында уздырылачак Идел буе конференциясенә баручы кандидатлар билгеләнде.   Шушы көннәрдә Валиахметова Ч.  шул конференциядә да уңышлы чыгыш ясап, диплом белән кайтты.

Мондый чаралар елдан ел уздырылып тора.  Киләсе елларда командабыз тагын да зурайсын, киңәйсен  иде дигән теләктә каласы килә.  Могҗизалы табигать ачылмаган серләре белән безне әле куп тапкырлар сөендерер. Аны бары өйрәнергә, яратырга һәм дөрес итеп файдалана гына белергә кирәк. Һәркемгә дә бу эштә уңышлар гына юлдаш булсын!

Зилә Муаммилевна, биология укытучысы



К списку новостей