• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Бәйрәмегез котлы булсын

Опубликовано: 23.01.2012

     Мәктәп еллары һәркемнең күнелендә якты, матур истәлекләр белән кереп каладыр мөгаен. Үзебез дә әле кайчан гына сабый кызлар, малайлар булып мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Нәни учларыбызга тоткан чәчәк бәйләмнәреннән  йөзләребез дә куренми иде. Вакыт дигәнең үзенекен итеп бара: инде 9нчы сыйныф укучылары булдык. Гәүдәләр генә түгел, шәхес буларак та, белем буенча да  бик күпкә алга киткәнбез. Очар кошлар кебек  нинди генә биеклекләргә күтәрелсәк тә, туган оябыз булып, Сарман уртасында урнашкан мәктәбебез кала. Мәктәп белән бергә, безнең белән янып-көеп яшәгән укытучылар кала...

       Сүземне дәвам итеп, яраткан укытучыларыбызның берсе - Фарукшина Әлфия Мөхәметдин кызы хакында җылы сүзләремне җиткерәсем килә. Башлангыч сыйныфтан югарыга күтәрелүгә, чеби балаларын җыеп алгандай, ул безне үз канаты астына җыеп алды. Шул көннән башлап Әлфия апабызның борчулары да, шатлыклары да бик күпкә арткандыр. Чөнки ул безнең һәрберебезнең борчу-шатлыкларын үзенеке кебек кабул итте.        Эшләнмәгән өй эшләре дә, аның белән эшләнде, сынган каләм дә, аның кулында яза башлады. Нәрсә генә булса да, «ашыгыч ярдәм»не без анда таптык. Аңа караган саен күңел сөенә. Һәркемгә үз әнисе матур булган кебек,  безнең укытучы апабыз да безнең өчен иңңе. Аның кебек мөлаем, сөйкемле укытучы башка юк та сыман. Сыйныф җитәкчесе генә түгел, ул бит әле безнең математика укытучысы да. Вакытында якын иптәш булса, кирәк чакта бик таләпчән дә була белә ул. Тапкырлау таблицасын әйтеп кенә котылам димә. Кыскасы, укытучы нинди булырга тиеш булса,  Әлфия Мөхәметдин кызы - зур хәрефтән булган укытучы ул.

       Салкын кышның карларын эретерлек олы йөрәкле укытучыбызның гыйнвар аенда туган көне булып узды. Кадерле Әлфия Мөхәметдиновна, Сезне чын  күңелдән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә корычларны көнләштерерлек сәламәтлек, кояшка тиң озын гомер, сынмас-сыгылмас сабырлык, тынгысыз  хезмәтегездә бары уңышлар телибез. Без Сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез! 

9а сыйныфы исеменнән

Файзуллина Алия




К списку новостей