• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Яңа ел күңелле бәйрәм

Опубликовано: 05.01.2012

     Тышта салкын кыш – иң кыска көннәр һәм иң озын төннәр вакыты. Шуңа карамастан елның бу фасылын  без бик яратабыз.  Яңа ел – барыбызның да көтеп алган бәйрәме. Без аны матур, якты теләкләр белән каршы алабыз. Балалар Кыш бабайдан бүләк көтә. Шуның өчен алар берсен берсе уздырып җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр, матур итеп киенәләр.

      Чыршы бәйрәме мәктәптә бик күңелле үтте. Башлангычларда җыр-биюләр күп булды. Беренче сыйныфларны бию түгәрәге җитәкчесе Алсу Фаритовна зур тырышлык белән  “Клоуннар”  һәм “Кар бөртекләре” биюен башкарырга өйрәткән.      Икенче сыйныфлар матур итеп җырладылар. 3-4 сыйныфлардан килгән “чит ил кунаклары” “Испан”, “Һинд”, “Ковбой” биюләрен оста башкарды. 3б һәм 4а кызлары башкаруындагы “Новогодние игрушки”, “Татар халык биюләре” бәйрәмгә ямь өстәде.   5-11сыйныфлар да бик кызыклы, үзенчәлекле чыгышлары белән сөендерделәр.

     Яңа ел тамашасын укучыларыбыз чын артистларча  күңелле, кызыклы итеп оештырдылар. 5б сыйныфыннан Александрова А.,6а сыйныфы укучылары Ганиева Э., Антипов А., Закиров Л, Афзалетдинова А., Габдуллина А., 8а сыйныфыннан Фатыхов Б., 9а сыйныфыннан Мазитов А., Гатауллина Р., Файзуллина А., 11б сыйныфыннан Билалов Р., кичәне алып баручы кызларыбыз Нигматуллина К., Валиева Д., Аскарова А.  мактауга лаек.  Аларга укуларында уңышлар телибез һәм алга  таба да бәйрәмнәрдә актив катнашырлар дип ышанабыз.

 

                                                                Педагог-оештыручы Гараева  Г.Д.




К списку новостей