• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Слово директору школы.

Опубликовано: 29.12.2011

     Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!
     Сезне ихластан Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!  Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телим. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз.
      Яңа елга кергәндә без барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз.
Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да без аларны җиңәчәкбез.

    Яңа ел төне – өметләр вакыты. Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел.

Яңа ел котлы булсын

Ак карлар явып торсын.

Һәркемнең күңел күгендә

Йолдызы янып торсын! 

Госманова Эльвира Зуфаровна



К списку новостей