• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Безнең Ленар абый

Опубликовано: 03.12.2011

    “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигәннәр борынгылар – бу бик дөрес. Без дә дәрестән тыш вакытыбызны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз, төрле һөнәрләргә өйрәнәбез. Түгәрәкләргә, секцияләргә йөрибез. Без – малайлар, бигрәк тә спортны яратабыз, ә кызлар музыка һәм сәнгать мәктәбенә йөриләр. Безнең түгәрәкләргә йөрүебез белән укытучыбыз Рәйсә Хуҗиевна кызыксынып тора. “Көчле ихтыярлы булырга кирәк, ихтыярлы кеше – игътибарлы кеше”, - ди ул.

    Узган ел безнең сыйныфка Миннехузин Ленар абый керә башлады. Ул безне шахмат серләренә өйрәтә. Шулай итеп, башта сишәмбе көнне, аннан атнага ике мәртәбә, иртән дәрескә кадәр шахмат тугәрәгенә йөри башладык. Ленар абыйны көтеп алабыз. Аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ул безгә акыллы, таләпчән, тырыш, көчле ихтыярлы булуы белән үрнәк. Рәхәт аның белән. Уен вакытында сөйләшмәскә, читкә карап утырмаска, уйларга кирәк. Кем белән уйныйсың, шуны ихтирам итәргә, намуслы булырга өйрәтә ул безне. Шахмат уены белән хәзер сыйныфтагы 14 малай да кызыксына. Тәнәфес вакытында да шахмат, шашка уеннары уйныйбыз.

   Ленар абыйга без класс исеменнән, укытучыбыз Рәйсә Хуҗиевна исеменнән шахмат уенына мәхәббәт уятуы өчен рәхмәт белдерәбез. Ленар абый быел 11нче сыйныфта укый, мәктәпне тәмамлый. Аңа яңа 2012 елда ныклы сәламәтлек, имтиханнарын яхшы билгеләренә биреп, үзе теләгән уку йортына керүен телибез. Уңышлар сиңа, Ленар абый!

                                                  

                           Шакиров Данил, Хөсәенов Алмаз, 3нче б сыйныфы укучылары.



К списку новостей