• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Булдырасың, Гүзәлия!

Опубликовано: 10.12.2014

  Актаныш муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернаты"нда Вахит Имамов иҗатына багышланган  "Туган телем – шагыйрьләр теле " республика фәнни-тикшеренү укучылар конференциясе уздырылды.

  Конференция 2 турда үтте. Читтән торып үткәрелгән турда республика белем бирү оешмаларының 6-11 нчы сыйныфлары арасыннан 165  укучы катнашты. Укучылар язган фәнни-тикшеренү эшләре  КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре ,  Алабуга, Яр Чаллы  институты белгечләре һәм Актаныш муниципаль районының югары квалификацион  укытучыларыннан торган экспертлар комиссиясе  тарафыннан тикшерелде.

  Конференциянең икенче турына катнашу өчен 165 укучы чакырылган иде. Алар арасында Сарман урта мәктәбенең 11 нче А сыйныф укучысы Гүзәлия Сәлимгәрәева да бар иде. Фәнни җитәкчесе – Гөлназ Хатыйпова. Ул үзенең фәнни-тикшеренү эше белән “Вахит Имамов прозасында заман һәм шәхес” секциясендә чыгыш ясады. Бу секция эшендә 6-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр катнашучы үз эшен яклаганда жюри әгъзалары сорауларына да җавап бирде.

  Гүзәлиянең  эше югары бәяләнде һәм ул  өченче урынны яулады. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

 



К списку новостей