• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Укытучым!

Опубликовано: 18.11.2011

    Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса.

    Укытучы... Нинди тирән мәгънәнгә ия булган сүз! Укытучы дигәндә күз алдына ачык йөз дә, сиңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып торган куллар да, синең нәни бәхетләреңә дә сабый баладай шатланган, авырлыкларыңа бөтен йөрәге белән кайгырган мөләем күзләр дә килеп баса.
     Һәрбер бала укытучы турында сүз ишетсә, ул һичшиксез үзенең беренче укытучысын искә ала. Чөнки беренче укытучы аңа икенче әнисе кебек хәтерендә уелып кала. Бәллүр савыттай уылырга гына торган сабый күңеленә күпме яңалык кертә бит ул! Белем чишмәсенә юл ача, ә ул никадәр киң, никадәр аның суы ташып торса, укучыга моннан да артык бәхет юктыр. Һәрбер баланың тормышка беренче адымнарын ясау, аның нечкәлекләренә төшенү нигезен беренче укытучы күрсәтә дә инде.

     Минем беренче укытучым да, Нурлыгаянова Галия Миргазиян кызы, эчкерсез сабый күңелемдә мәңгегә кереп калды.

      Хөрмәтле Галия Миргазияновна!

               Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булып калыгыз! Уй- теләкләр тиң, туар таңнар тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

Гомер юлыгыз озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерегез бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

 

Фатыхов Булат, 8а сыйныф



К списку новостей