Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 500 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Новости нашей школы
C.Садыйкова - "Калфаклы сандугач"
Опубликовано: 03.11.2011
2 ноябрь көнне Г.Кариев исемендәге Татар Яшьләр театры бинасында Татарстан Республикасы һәм РСФСРның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле татар композиторы С. Садыйкова исемендәге VI төбәкара ачык фестиваль үтте. Быел фестиваль “Татар халкының яраткан композиторы тууга – 105 ел” дигән темага багышланды.
“Калфаклы сандугач – 2011” фестивалендә Балалар иҗат үзәгенең “Вокал” бүлекләрендә шөгыльләнүче түбәндәге укучылар катнашты: Сарман урта мәктәбе укучылары Фазуллина Гүзәл (җитәкчесе Госманова Э.З.) һәм Гайфетдинова Ильвина (җитәкчесе Рәхимова Л.Р.). Без Сарманга зур җиңү белән кайттык. Фазуллина Гүзәл С.Садыйкованың “Йөрәк сере” җырын башкарып дипломант булды. Гайфутдинова Ильвинага “Сусау” җырын башкарган өчен 3дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле приз тапшырылды. Үз эшләренең осталары булган укытучыларыбыз Госманова Эльвира Зуфаровна һәм Рәхимова Ландыш Радисовналарга бик зур рәхмәт!
Шушы бәйрәм уңаеннан безнең мәктәптә дә Сара Садыйковага багышланган кичә үткәрелде. Шигырьләргә язылган моңлы көйләре тыңлатылды. Шулай ук тормыш юлы белән дә таныштык.
Кичәне 5 нче сыйныф укучылары шигырь башлап җибәрделәр. Бәйрәм ул иҗат иткән җырлар белән дәвам итте. Залда утыручылар барысы да зур дулкынлану белән тыңлап утырды.
Шулай итеп, безнең мәктәптә Сара Садыйкованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру кичәсе үтте.
Фазуллина Гүзәл, 6б
Аскарова Аделә, 10б
К списку новостей