Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 500 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Новости нашей школы
Сөмбелә - уңыш бәйрәме
Опубликовано: 26.10.2011Туган җиребездә алтын көз патшалык итә. Бу чорда мәктәпләрдә укулар башлана. Ә игенчеләр өчен бигрәк тә җаваплы чор.
Элек-электән бакчадагы, кырдагы уңышны җыеп алгач, татар халкы зурлап Сөмбелә бәйрәме үткәргән. Сөмбелә – ул “башак” дигән сүз. Җитен чәчле, зифа буйлы, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр. Сары төс – уңыш төсе, алтын төсе, муллык төсе.
Бу бәйрәм безнең мәктәптә дә зур әзерлек белән үтте. Кичә Сөмбеләләр ярышы белән башланып китте. Кызлар тапкырлыкта, зирәклектә, уңганлыкта көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5а класс укучысы Тузеева Юлия һәм 7а классынннан Нигъматуллина Камилә җиңеп чыктылар.
Ярыш концерт номерлары белән чиратлашып барды. Һәр класс тырышып әзерләнгән. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде.
К списку новостей