• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Саубул, мәктәп!

Опубликовано: 26.06.2014

26 нчы июнь көнне  чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Чыгарылыш кичәсе – бал  үткәрелде.

  Чыннан да бу көн әкияти дөньядан укып белгән бал кичәләрен хәтерләтте. Кызлар-егетләр гүя аллы-гөлле чәчкәләр сыман, ә яшьлек исә – гомернең үзе бер гүзәл чоры.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын  дулкынландыргыч  мизгелләргә тулы булган әлеге кичәгә котларга дип район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Зинннәтуллина Дания Ясировна, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек мөдире урынбасары Кубиев Илдар Исмагилович, район мәдәният йорты  җитәкчесе Рәфәт Ахиярович килгәннәр  иде.

Мәктәп директоры Госманова Эльвира Зуфаровна   чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләп, иң белемле укучы - Сәхипова Гөлназга  алтын  медаль тапшырды.

-Әле кайчан гына сез мәктәп бусагаларын атлап,  1нче  сыйныфка укырга килгән идегез. Инде менә вакыт сизелми дә үтеп китте. Шушы мәктәпләр белән саубуллашыр чагыгыз җитте. Алда сезне олы тормыш юллары, шул ук вакытта мәктәп тормышыннан кызыклыгы һәм файлалы ягы белән  бер дә калышмаган киләчәк көтә. Ә аны нинди итеп күрү сезнең һәркайсыгызның үз кулында. Кая гына гына барсагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, сезне уңышлар көтеп торсын. Шул ук вакытта олы белемнәр, максатлар, алдынгы карашлар тупланган уй-фикерләрегез белән без сезне көтеп калачакбыз.  Районның данын, киләчәген үстерү сезнең кулларда. Уңышлар сезгә, -дип белдерде Эльвира Зуфаровна   үзенең чыгышында.

Кичә барышында шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тыш , башка укучыларның да ел дәвамында ирешкән уңышлары телгә алынды, олимпиадада  җиңүчеләр, төрле бәйгеләрдә, спорт өлкәсендә җиңү яулаучылар сәхнәгә күтәрелеп,  җитәкчеләр кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр алдылар.  

Чыгарылыш кичәсе укучыларның үзләренең, әти-әниләрнең чыгышларына, видеороликларга  да бик бай иде. Алар укучылар башкаруында концерт  номерлары белән үрелеп барып, күңелләрдә истә калырлык мизгелләр тудырдылар.

 



К списку новостей