• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Мәктәптә - өлкәннәр көне

Опубликовано: 03.10.2011

     Октябрь ае башында илебез буенча Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә аларны котлаулар, бүләкләүләр була.

     1 октябрь көнне  мондый бәйрәм Сарман урта мәктәбендә дә уздырылды. Кунак итеп тырыш хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучыларыбыз чакырдык. Иң элек килгән кунакларны мәктәп директоры Э.З.Госманова тәбрикләп, үзенең матур, җылы теләкләрен җиткерде.  Алга таба мәктәп укучылары концерт программасын күрсәттеләр. Балалар өлкәннәрне эчтәлекле шигырьләре, җыр-биюләре белән сөендерде. Гайфутдинова Э. (7в), Гилева А. (3б), Фазуллина Г. (6б), Шайдуллина Г. (7а), Хафизова Р.(5в), Калимуллина Р. (5в), Насибуллина Л. (6б), Шарифуллин И., Шарипов И.  (3а) артистлардан  бер дә ким чыгыш ясамадылар. Мәктәп директоры Э.З.Госманова, өстәмә белем бирү педагогы Л.Р.Рахимоваларның җырлары бәйрәмгә тагы да ямь бирде, күңелләрне күтәрде.

      Бәйрәмнең икенче өлешен кунакларыбыз чәй табыны артында дәвам иттеләр. Өлкәннәребез рәхәтләнеп аралашты, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, безгә үзләренең төпле, акыллы киңәшләрен бирделәр.

      Бәйрәм азагында өлкәннәр администрациягә, кичәне оештыруда ярдәм иткән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Мөхлиевага, өстәмә белем бирү педагогы Л.Р.Рахимовага, педагог-оештыручы Г.Д.Гараевага һәм укучыларга эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр.

        Сезнең  алда баш иябез, хөрмәтле остазларыбыз!

Педагог-оештыручы Гараева Г.Д.



К списку новостей