Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 500 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Новости нашей школы
Әзһәр Габидигә - 85!
Опубликовано: 26.09.201123 нче сентябрьдә Сарман сәнгать мәктәбендә, зурлап, райондашыбыз Әзһәр абыйга багышлап, кичә уздырдылар. Шагыйрьне зур хөрмәт белән искә алырга туганнары, балалары, чордашлары, аны күреп белгән райондашлары, Әлмәт язучылар берлегеннән һәм шулай ук “Җәлил чаткылары” әдәбият берләшмәсеннән кунаклар килгән иде. Шагыйрә Клара Булатова, Илдус Мәрданшин, Гафифә Гаффарова, Әнисә Минһаҗева, Булат Әюпов, Әнвәр Төхфәтуллиннар үзләренең җырлары һәм шигырьләре аша әдипкә хөрмәтләрен белдерделәр. Әзһәр абыйның энесе Әзбәр абый да искә алу кичәсенә кайткан иде.
Кичә укучылар чыгышлары белән аралашып барды. Алар әдипнең балаларга язган шигырьләрен укыдылар. Сарман урта мәктәбе укучысы, шигъри күңелле Альмир Зыятдинов (8а) әдипкә багышлап язган шигырен укыды. Җырчыларыбыз Рафис Уразаев, Риф Вәлиев, Чукмарлыдан Зөлфия Туктарова, укучы Ләйсән Нуриева Габиди сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Кичәдә Әзһәр абыйның уллары һәм кызлары катнашты. Алар балачак елларын сөйләделәр. Матбугат ветераны Равил Гыймадиев Әзһәр абый белән бәйле булган хатирәләрне яңарттылар. Татарстан язучылар берлеге члены Вәсимә Хайруллина шагыйрьнең портретын, шигъри юлларга салып, безгә тасвирлап бирде.
Кичә барлык килгән кунакларга да ошады. Мондый кичәләр яшь буынга бик кирәк булуын, тәрбияви икәнлеген әйттеләр.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәмәтҗанова Фәнүзә Сәгыйрь кызы
К списку новостей