• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Ижевск шәһәренә экскурсия

Опубликовано: 04.05.2014

     Апрель азагында  без, 8нче «Б» һәм  7нче «В» сыйныфы  укучылары, экскурсиягә Ижевск шәһәренә бардык. Бүгенге көндә Ижевск− миллионнан артык халкы булган  зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.

   Экскурсиябезне  без  М.Т. Калашников исемендәге музейдан башлап җибәрдек.Музейда бик күп элеке һәм хәзерге заман кораллары бар. Экскурсияне йөртүче кеше безгә шушы коралларның тарихын  сөйләде. Безгә барыбызга да бик ошады. Музей кырыенда гына оружейникларга багышлап һәйкәл куелган.

Соңыннан без бергәләшеп шәһәр буенча экскурсиядә йөрдек. Бик күп истәлекле урыннар курдек. Аннан соң бераз тамак ялгап ашханәгә кереп чыктык.

Ашханәдән соң без Михайловский соборына юл тоттык. Бу собор 1907нче елны төзелә, әмма 1929нчы елны аны ябалар, ә инде 2004нче елны аны киредән төзекләндерәләр. Бу соборның матурлыгына без барыбыз да сокланып карап тордык.

Соңынннан без Ижевск шәһәрендәге бик танылган зоопаркка бардык. Зоопаркта булган хайваннар безне таң калдырды. Зоопарк бик олы иде, без анда 1-2 сәгатьләп йөрдек.

Кайтырга чыккач безнең йөзләрдә бер моңсулык бар иде. Тик барысы да бик шат, чөнки без  мондый матур һәм олы шәһәрдә булдык. Шушы шәһәргә безне экскурсиягә алып барган сыйныф җитәкчебез Хөснетдинова Ләйсән Тәлгатовнага бик тә рәхмәтлебез!



К списку новостей