• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Чаңгы спортына мәхәббәтем өчен остазыма рәхмәтлемен

Опубликовано: 03.04.2014

    Чаңгы спорты - минем яраткан спорт төре. Мин чаңгыга 2нче сыйныфта бастым. Укытучым да, тренерым да  - Фәрит абый Сафин. Ул безне ярышларга әзерли. Берничә ел рәттән мин район ярышларында призлы урыннар, бүләкләр алдым. Даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләрнең быел кышкы каникуллар вакытында Җәлил бистәсендә бер атналык җыены булды. Без санаторий-профилакторийда тордык. Бистәнең чаңгы базасында күнегүләр үтте. Бу җыен гыйнвар аенда Яшел Үзән шәһәрендә узган Республика чаңгы ярышларына әзерлек буларак үткәрелде. Анда Татарстанның барлык төбәкләреннән спортчылар җыелды. Беренче көнне ярышлар классик стильдә үтсә, икенче көнне тимераяк стилендә булды. Мин 1998-1999 елгы кызлар арасында 8нче урынны алдым.

   Февральдә район "Старт" чаңгы үзәгендә узган "Россиянең чаңгы юллары-2014" ярышларыннан соң (мин анда 1998-2000 елгы кызлар арасында җиңүче булдым) Зәй шәһәрендә Советлар Союзы чаңгычысы, Олимпия һәм дөнья чемпионы, Советлар Союзының атказанган спорт остасы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашып, бер спортчы белән 30-31нче урыннарны бүлештем.

   Тагын берничә төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында катнашырга туры килде: 9-11 сыйныфлар арасында үткән мәктәп спринтында җинү яуладым, 2 мартта Түбән Камада булган Республика ярышларында өч километрга узышта өченче килдем. Безнең график бик тыгыз . 13 мартта Җәлилдә бистәнең 50 еллыгына багышланган ярышларында ике километрга тимераяк стилендә узышта 2 урынны алдым.

  Март ахырында Сыктывкар шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасындагы 24нче Бөтенроссия чаңгы ярышларында булып кайттым. Анда әтием Рөстәм һәм тренерым Фәрит абый белән бардым. Ярышлар Советлар Союзы чаңгычысы, берничә тапкыр Олимпия һәм дөнья чемпионы булган, Советлар Союзының атказанган спорт остасы Раиса Сметанина призларына үткәрелде (чаңгы үзәге дә аның исемен йөртә). Кызлар арасында узышларда  200дән артык кеше катнашты, егетләр тагын да кубрәк иде ( Россиянең бар яхшы чаңгычылары җыелган иде).

   Без ярышларда гына катнашып калмадык, Раиса Сметанинаның музеена да бардык. Безгә Раиса Сметанинаның беренче тапкыр чаңгыга басканнан алып, бар тарихын сөйләделәр. Соңыннан атаклы чаңгычы үзе дә чыгыш ясады. Мин укытучым һәм тренерым Фәрит Сафинга чиксез рәхмәтлемен.  Минем уңышлар - безнең уртак җиңүебез.

 

Нуруллина Альбина, 9а класс



К списку новостей