• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Картинг

Опубликовано: 21.03.2014

18 мартта Казан шәһәрендә 2013 елда картинг ярышларында призлы урыннар алган спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Ул "Родина" кинотеатрында уздырылды. Сарманның "Ялкын" картинг-клубыннан өч узышчы чакырылган иде: алар арасында "125-Б" классында икенче урын алган Айдар Әюпов та бар иде (безнең мәктәп чыгарылыш укучысы).  Аларга  кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов алып барды.

19 мартта шулай ук Казанда "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кубогы"на һәм ел саен үткәрелә торган "Буа муниципаль районы башлыгы кубогы"на картинг буенча Республика ярышлары үттеләр. Алар Ватан сакчылары көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланганнар иде. Ярышларда 146 егет һәм 30 кыз ике класста көч сынаштылар: "Honda GX-200", "Honda GX-270". Алар егетләр һәм кызлар өчен аерым булдылар.

      Егетләрнең "Honda GX-200" классында төп катнашучылар Казанның "Форсаж" командасыннан булдылар. Алар җиңеп тә чыктылар.

      Безнең команда кызларыннан беренче дистәгә Ләйсән Нәсыйбуллина эләкте (9нчы урын).

       "Ялкын" картинг-клубы спортчыларыннан шулай ук Булат Нигъмәтҗанов, Исламхан Латыйпов, Айнур Михайлов, Айдар Әюпов, Регина Шәймарданова, Индира Сөләйманова, Алина Хәйруллина уңышлы гына чыгыш ясадылар.

      Командалар зачетында "Форсаж" командасы җиңде.



К списку новостей