• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру

Опубликовано: 23.03.2014

2014 нче елның 20 нче мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында укучыларга  Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы  булды. Әлеге вакыйганың бу институтта үтүе очраклы гына түгел – Клара Булатова озак еллар әлеге уку йортында мөгаллимлек иткән укытучы. Исемле бүләк поэзия, проза һәм драматургия жанрында иҗат итүче,  авторның сүзләренә язылган җырларны башкаручы, шагыйрәнең иҗатын фәнни өйрәнгән студентларга һәм мәктәп укучыларына тапшырылды. Быел башка еллардан аермалы буларак,  иҗади хезмәтләр 400 дән артып киткән. Үзе исән чакта ук исеме чишмә атамасы һәм премия белән мәңгеләштерелгән шәхес ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты, танылган шагыйрә һәм укытучы Клара Булатова. Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаучы буларак та ул моңа лаек. Юкка гына ул үзе дә: “Яңадан яратылсам, укытучы булып туар идем дә, шагыйрә булып яшәр идем”, – дими.

  Конкурска безнең мәктәптән Зыятдинов Альмир (10 нчы класс) һәм Афанасьева Эльвира(11 нче класс) үзләре иҗат иткән шигырьләре белән катнаштылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Ә 8 нче б сыйныфы укучысы Фазуллина Гүзәл  К.Булатованың “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкарып, лауреат дипломы алды. Афәрин, Гүзәл! Алга таба иҗат уңышлары сиңа!



К списку новостей