• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Ягез әле, кызлар!

Опубликовано: 09.03.2014

   Яз...  Яз- ул табигатьнең гүзәл бер фасылы. Менә шулай табигать гүзәллеккә чумган чорда, язның иң матур бәйрәме 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне була. Ул безнең мәктәбебезне дә читләп үтми.

   6 март көнне 5-8 сыйныфлар арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте. Анда кызлар үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын, җитезлекләрен тагын бер кат исбат иттеләр. Чәчкә причёска ясауда да аларга  тиңнәр булмады. Безнең татар хатын-кызлары аш-суга һәрвакыт оста булганнар. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз бу өлкәдә дә сынатмадылар. Алар үзләренең яраткан салатларын ясап күрсәттеләр. Сүзләр төзү, шигырь язу да алар өчен бик җиңел бирелде.

   Кызларны иң куандырганы-егетләрдән алган котлау сүзләре булды. Егетләргә аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез.

   Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Жюри бәйгегә уңай йомгак ясады, кызларның көчләрен бертигез дип тапты. Әфәрин, кызлар!

 

Сабирова Ч.Р., педагог-оештыручы 



К списку новостей