• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

"Я - мастер" бәйгесе

Опубликовано: 05.02.2014

      25нче январь көнне Зәй шәhәрендә хезмәт дәресе буенча "Я - мастер" исемендәге Республикакүләм конкурс үтте. Бәйгегә  8Б сыйныфы укучылары Билалов Шамиль (җитәкчесе Таепов А.М.) hәм мин, Шаяметова Азалия (җитәкчем Латипова Л.Ф.), бардык.

     Күргәзмә залында бөтен районнардан килгән балаларның эшләре урнаштырылган иде. Ул икегә бүленгән: берсендә - егетләрнең эшләре, икенчесендә - кызларныкы.

      Конкурс берничә этапта үтте. Иң элек без махсус әзерләнгән бүлмәләргә кердек. Анда эшләрне тараттылар hәм вакыт бирделәр. Кызларның беренче эше - тест, икенчесе - моделирование, өченчесе сынау булып, "Саклану кагыйдәләре" темасына кроссвордлар чишү булды. Ашатуны да яхшы оештырганнар иде: иртәнге, төшке hәм кичке аш.

   Актлар залында "Сумасшедшие учёные" исемендәге Мәскәү дуэты төрле тәҗрибәләр күрсәтте. Аннан балаларны планетарийга чакырдылар. Бу көн безнең күңелләребездә әле озак онытылмас!

     Кызганычка каршы, без бу бәйгедә җиңү яуламадык. Ләкин үзебез өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдык. Без бер теләк белән янып кайттык - тагын да шундый кызыклы конкурсларда катнашырга һәм, әлбәттә, җиңүләр яуларга.

 

Шаяхметова Азалия, 8б сыйныфы укучысы



К списку новостей