• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Беренче укытучым

Опубликовано: 31.10.2013

       Укытучы... Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзен укыткан укытучылары килеп басадыр, мөгаен. Еллар үтү белән алар биргән белемнәр онытыла, хәтердән юыла төшә, ә үзләре һаман да ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре белән күңел түрендә һич үзгәрми сакланалар.

     Үземнең беренче укытучым Альфинур Абузаровнаның  сыйныф ишегеннән ягымлы елмаеп килеп керүе әле дә күз алдында. Миңа укытучы булу бик җиңел кебек тоела иде. Барлык укытучылар да матур, зәвыклы, шат һәм энергияле. Күңелсез һәм авыр эштә шундый булып булыр идеме? Бөтен нәрсәне беләләр, теләсә кайсы соравыңа җавап бирә алалар. Үсә төшкәч ялгышуымны аңладым. Күпме сабырлык, тырышлык һәм тирән белем кирәк икән бит укытучы булу өчен! Шуңа укытучы булу сәләте һәркемгә дә бирелми икән шул ул. Минем беренче укытучым әлеге  сәләткә ия булган, үз һөнәрен яраткан укытучы. Аның зур белемгә ия булып та, тыйнак булып калуына, нинди генә очракта да сабырлыгын җуймавына, иң тәртипсез балаларның да яхшы якларын күреп, алардан өметен өзмәвенә мин сокланам. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын  һәркем белә .Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде. Хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде.

     Без беренче класста укыганда Альфинур Абузаровнадан Сезгә ничә яшь?дип аптыратып бетерә идек . Ә ул, унҗиде яки унсигез дип елмая иде  дә, үзенең яраткан шигырен сөйли:

Укытучы яшен сорамыйлар,

Аның яше инде билгеле:

Сентяберьдә аңа җиде була,

Ә май җиткәч була унҗиде.

     Без ышанабыз, чөнки безгә бит җиде генә, ә унҗиде нинди зур сан. Өченче – дүртенче классларда инде ышанмасак та, безгә укытучыбызның ”унсигез яшьлек” булуы ошый иде инде.

      Яраткан беренче укытучым Альфинур Абузаровнага мин гомер буе рәхмәтле булачакмын. Аны күптән түгел генә булып узган гомер бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәм. Аңа бу авыр,  әмма мактаулы хезмәтендә зур уңышлар һәм сәламәтлек телим.

Гимазетдинов Наиль, 5а сыйныфы укучысы




К списку новостей