• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Табышмаклы апа

Опубликовано: 28.10.2013

      Якташыбыз  шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның  70 яшьлек юбилее уңаеннан Сарман урта мәктәбендә шигырь бәйрәме булды.  Бәйрәмебезнең олы кунагы – юбиляр үзе иде. “Шагыйрә үзе килә”, - дигәч, без аны зур дулкынлану белән көттек. Без, 3 нче В сыйныфы укучылары, Вәсимә апаның шигырьләрен ятладык, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәндек.    

   Вәсимә Хәйруллина – балалар өчен 12, олылар өчен 2 җыентык авторы.  Вәсимә апа – җаны белән шагыйрә ул. Шулай икәнлеген һәр шигыре, дөнья күргән һәр китабының исеме раслап тора. “Тәгәрмәчле яңгыр”, «Чәчәкле төш»,“Көмеш балдак”, “Тормыш бакчасы”, "Табышмаклы букча” “Чәчәк саен бер кояш” , "Син бик кирәкле кеше , “Дуслык таганы”, “Бәйрәмгә рәхим итегез”,  Тылсымлы таяк”, “Тылсымлы мизгел”,  “Челтәр капка”, “Исәнме, авыл”, “Серле сәгать”. Бу  исемнәрне укыгач,  үзеннән-үзе  китапларны ачып уку теләге уяна, китаплар безне үзенең серле дөньясына дәшә.  Вәсимә апаның шигырьләре  үзләренең хикмәте белән җанга үтеп керә, дулкынландыра, уйландыра.

   Вәсимә апа бөтен гомерен балаларга багышлый, лаеклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә. Шуңа күрә балачак һәм мәктәп тормышы – Вәсимә Хәйруллинаның иҗатында төп темаларның берсе. Вәсимә апаның шигырьләрен укыганда без аларның геройларын аермачык, үзебезнең арада яшәүче малайлар һәм кызлар кебек күз алдына китерәбез. Алар арасында акыллы, тәртипле, тәмле телле кызлар да, көйсез, кире малалайлар да бар.

     Шигырьләренә ул бөтен җанын сала: алар җиңел укылалар һәм хәтердә уелып калалар. Балалар өчен язылганнары өлкәннәргә сабак бирә, зурлар өчен булганнары аларны балачакка алып кайта.. Аның китапларында  балалар өчен юморга бай матур шигырьләрен туплаган.  Вәсимә апа шигырьләрендә бик күп кенә “проблемаларның” чишү юлларын да күрсәтә. Туган көндә колагыңны тартуларын теләмәсәң, бүрек ки дә рәхәтләнеп йөр! Тәнәфес вакытында мәктәптә тәртип булсын дисәң, коридор башына светофор гына  куярга кирәк икән!

    Вәсимә апа үзенең шигырьләре белән бөтен яклап тәрбияли. Туган илеңне яратырга, аның белән горурланырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә,  әти-әниләрнең, әби-бабайларның, укытучыларның сүзләрен, киңәшләрен тыңларга өйрәтә. Аларның киңәшләрен тотып яшәсәң бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт  булырсың, - ди. Шул вакытта гына бар нәрсә дә уңай булыр.

    Вәсимә Хәйруллинаның тагын бер үзенчәлеге бар. Ул табышмаклар ярата. Аның   китапларында кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр турында бик кызыклы, мавыктыргыч табышмаклар тупланган. Шигырь бәйрәменә    кунак булып кергән башлангыч сыйныф укучылары Вәсимә апа иҗат иткән табышмакларга  җавап бирде.

     Вәсимә апаның шигырьләре көлдерә дә, уйлата да, уйната да, баш та ваттыра, җырлата да, хәтта биетә дә безне. Кызларыбыз  Вәсимә апаның сүзләренә районыбызның үзешчән композиторлары Гөлнара Якупова һәм Рәйсә Фәретдинова иҗат иткән  җырларны башкарды. “Бие әле” җырын ишеткәч, Диләрә белән Айгөл  түзмәделәр, биеп тә киттеләр.

    Вәсимә апа бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Ул үзенең яңа чыккан китапларын балаларга бүләк итте.  “Һәр кешедә нинди дә  булса сер, табышмак булырга тиеш.   Дөнья кызык ул, әйләнә-тирәдә табышмаклар бик күп. Аларны чишәргә, аңларга сезгә китап ярдәм итәр. Китап укыгыз!” – диде ул һәм  безгә үзенең изге теләкләрен теләде.

    Хөрмәтле Вәсимә апа! Сезнең иҗат чишмәгез сулмасын, саекмасын, тылсымлы шигырьләрегез, хикәяләрегез язылып торсын. Дөньягыз  һәрвакыт түгәрәк, тигез,  күңелегез бай булсын.  Сез бик кирәкле кеше – балалар күңеленә игелеклелек орлыклары салучы, дөньяның матурлыгын аңларга, чын кеше булып  үсәргә өйрәтүче, моңлы шагыйрә сез!

 

Шарафетдинова Эвелина, 3в сыйныфы укучысы

Хаҗиева Люзия Назиповна



К списку новостей