• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

IT-чемпион!!!

Опубликовано: 15.10.2013

Аделя безнең газетага да интервью бирде:

     - Бәйге өч этапта уза һәм һәркайсында  районнан өчәр укучы бүләкләнә. Мин, анын икенче этабында иң күп баллар җыючыларның берсе булып, iPad планшеты белән бүләкләндем. Безне Яр Чаллы шәһәрендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда тантаналы шартларда бүләкләделәр. Беренче урыннарны алучыларга – зур планшетлар, икенче, өченче урыннарга кечерәкләрне һәм барыбызга да футболкалар бирделәр. Мин бәйгедә ул игълан ителгәннән бирле катнашам. Беренче этабы 1 марттан уку елы тәмамланганчы барган иде, икенче этабы яңа уку елы башлануга бетте. Хэзер өченче этабы бара. Ул ел ахырына кадәр барачак. Мин бу бәйгене укучылар әти-әниләрен, туганнарын шәхси кабинетлардан файдаланырга, түләүләрне электрон рәвештә башкарырга өйрәтсеннәр өчен уйлап чыгарылган, дип аңлыйм. Минем әти-әни үзләре дә Интернетта шәп “йөзәләр”. Минем бәйгедә катнашырга
теләгем барлыгын белгәч, дүрт куллап хупладылар. Торак-коммуналь хезмәтләре, телефон, апаемны балалар бакчасына йөрткән өчен, алай-болай әти-әнигә рульдә юлда кагыйдә бозган өчен штраф салсалар, аларны, кыскасы, барлык түләүләрне өйдән чыкмыйча гына, хезмәт хакы ала торган карта аша түлибез. Хәзер бит һәр укучының электрон көндәлеге бар. Мин edu.tatar.ru сайты һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша әти-әни, туганнар белән бәйләнештә торам. Түләгән һәр квитанция өчен баллар өстәлә бара. Мин 159 балл җыйдым. Шәһәрләрдән килгән бүләкләнүчеләр арасында меңәр балл җыючылар да бар иде. Безнең районнан беренче-икенче урыннарны алучылар – Җәлил бистәсе укучылары. Минем җиңүчеләр арасында булуымны, Чаллыга барырга ун көнләп кала, завуч Резедә Рашитовна һәм информатика укытучысы Айрат Рифович әйттеләр. Чаллыдан кайткач, мәктәптә  линейкада котлану тагы да куанычлырак булды!. Планшет бик уңайлы әйбер: теләсә кайдан Интернетка кереп, Skype аша сөйләшеп була, көчле фотоаппараты, видеокамерасы бар. Гел интернетта икән, дип уйламагыз. Укуым әйбәт, спорт белән шөгыльләнәм. Икенче сыйныфтан бирле Данияр Дөлфәтович җитәкләгән баскетбол түгәрәгенә йөрим, узган уку елында, командабыз республикада беренче урынны алды. Мәктәпкә кубок алып кайттык. Бәйгедә исә алга таба да катнашам һәм башкаларны да кушылырга чакырам.

 

Салихова Аделя, 8а сыйныфы укучысы



К списку новостей