• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Музейга экскурсия

Опубликовано: 17.09.2013

            Без Сарман мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары 16 нчы сентябрь көнне Сарманның “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү” музеена бардык. Анда Беренче бөтендөнья сугышына багышланган күргәзмә бара. Беренче бөтендөнья сугышын хәзер “Онытылган сугыш – Забытая война” дип йөртәләр. Менә шушы онытылып баручы сугыш, аның солдатлары хакында Зәй шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәйсә Юсупова-Мартынова бик күп материаллар туплаган һәм күргәзмә оештырган.

                   Фотокүргәзмәдә Сарман һәм Зәй ягы кешеләре сурәтләнгән.  Экскурсовод Лилия Марсовна һәр фотосурәт каршында аларның бик кызыклы да, аянычлы да язмышлары хакында җентекләп сөйләде. Илексаз авылыннан Шәйдулла Асылгәрәевнең 4 Хач-Георгиевский крест кавалеры булуын, күргәзмәдә сурәтләнгән солдатларның күбесенең император сагында хезмәт итүләрен белдек.                 


                   Без шулай ук Дания Мәмдуховна һәм Гөлнара Мөдәрисовна оештырган экскурсияләрдә булдык, Сарманның бакыр базлары хакында видеофильм карадык.

                     Музей хезмәткәрләренә дә, музейга экскурсия оештырган укытучыбыз Фәнүзә Гәрәевнага да без бик рәхмәтле. Күргәзмә әле 1 ел барачак. Башка сыйныф укучыларына да барып карарга киңәш итәбез.

 

9 нчы сыйныф укучылары



К списку новостей