• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Соңгы кыңгырауны көтеп

Опубликовано: 15.05.2013

 

 

Кыңгырау чыңы дәшә олы юлларга ...

 

Әй, кыңгырау! Беләсеңме, мин сине бик күп мәртәбәләр ишеттем, ә бүген синең белән соңгы тапкыр серләшәсем килеп китте.

Менә инде ничә буын укучыларын син үзеңнең яныңа җыясың да, билгеле бер вакыт җиткәч, соңгы тапкыр чыңлыйм дигән булып, таратасың безне. Сокланам мин сиңа, нинди матур шигырьләр, җырлар бар сиңа багышланган.

Мәктәпне нурлап, кыңгырау  чыңлый,

Күңелне айкап, җырлый да, җырлый.

Кыңгырау әйди белем күгенә,

Ул безгә маяк күңел түренә.

Әйтерсең, син үзеңнең чыңыңда әллә нинди серләр саклыйсың: мәктәп дигән тылсымлы әкияти дөнья,  белем дигән олы дәрья, укытучылар дигән изге җаннар ...

Укытучылар дигәндә, беләсеңме, кыңгырау, алар миңа изге бер чишмәне хәтерләтәләр. Чишмә дә бит үз юлында, җир күкрәгеннән чыккан шифалы суы белән бар дөньяны яңартып, яшәү көче биреп, армый-талмый ага да ага. Укытучылар да әнә шулай, тормыш авырлыклары һәм ваклыкларына бирешмичә, балалар күңеленә белем һәм шәфкатьлелек орлыклары салып, язмышны, киләчәкне алдан күреп, дөрес юл күрсәтәләр. Безнең белән бергә шатлык-куанычларыбызны уртаклашалар, кирәк вакытта юаталар, тормышның бар матурлыгын күрергә өйрәтәләр. Мәктәп еллары безне әнә шулай зур тормышка әзерли. Без, үзебез дә сизмәстән, искиткеч сихри көчкә ия булган мәктәпнең тарихына кереп калабыз. Әле бик күпләр синең чыңың астында мәктәп бусагасын атлап керерләр,  белем алырлар һәм киләчәккә юл башларлар.

Кыңгырау, ә беләсеңме, еллар үтү белән син һаман үзгәрешсез, якын һәм кадерле. Төрле вакытлар булды: дәрес беткәнен зарыгып көтеп, синең чыңыңны ишетергә зар-интизар булган чаклар, тукта, ашыкма, бигрәк кызыклы һәм файдалы бугенге тема дип, сине туктатып торасы килгән чаклар... Ләкин синең көмеш чыңыңны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Безнең унберенче сыйныф өчен син бүген сонгы тапкыр чыңлыйм дисең. Алайса, 2013 елгы чыгарылыш сыйныфын хәтереңә салып куй. Берәүләр, бирелеп-бирелеп, белем серләренә төшенде, берәүләр класста тәртипне, дуслыкны сакларга тырышты, кемнәрдер биеп, җырлап илһамланды, кемнәрдер, һөнәр үзләштерергә теләп, икенче уку йортларын сайлады, спорт өлкәсендә дә җиңүчеләребез һәм җиңүләребез аз булмады. Нинди генә булсак та, һәрвакыт бер-беребез белән кызыксынып, ярдәмләшеп, бер гаилә булып, укытучылар белән уртак тел табып, әти-әниләребез белән киңәшләшеп, чыгарылыш классына килеп җиттек. Унбер ел безнең һәм синең хәтереңдә рәхәт тә, авыр да, төрле вакыйгаларга бай булып истә калыр.

Кыңгырау, күрәсеңме, май кояшы, сирень, шомырт, алмагачлары безнең өчен елмая. Ә алда серле дә, сикәлтәле дә зур тормыш. Ак юл телә син безгә.

Кынгырау, соңгы кынгырау!

Олы юл, көтә, мең сынау.

Сау бул, хуш, кадерле мәктәбем,

Сина миннән мең-мең рәхмәтем!

 

                                                           Рамилә Зиннәтуллина,  11 Б сыйныфы

 



К списку новостей