• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Татар телчеләренең методик берләшмәсе

Опубликовано: 20.04.2013

 

    Мәктәптә  Сарман районы татар теле һәм  әдәбияты укытучыларының  куст методик берләшмә утырышы булды. Анда район мәктәпләре укытучылары катнашты. 5 нче А сыйныфында укытучы Раушания  Рамазанова, 5 нче Б сыйныфында укытучы Фәнүзә Сәгыйровна, 6 нчы А сыйныфында укытучы Резедә Мөхлиева ачык дәрес үткәрде. Дәресләр уеннар белән үрелеп барды. Укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә эш төрләре кулланылды. Үткәрелгән һәр ачык дәрестә дә заманча технологияләр кулланылды, төрле презентацияләр куллану дәресләрне тагын да җанландырды.

   Туган якка багышланган “Безнең яклар кебек матур җирләр булса булыр бары меңгә бер” дип исемләнгән музыкаль кичә дә һәммәсенең күңеленә хуш килде. Музыкаль кичәне алып баручы IX сыйныф укучылары Эльвина Төхбатуллина  һәм Булат Фатихов сәнгатьле, ачык сөйләүләре белән аерылып торды.

    Берләшмәнең өченче өлеше дәресләргә үзанализ һәм анализ ясау белән дәвам итте. Килгән кунаклар да үзләренең фикерләрен, җылы сүзләрен әйтеп укытучыларыбызны куандырды. Методик үзәк методисты Шәйхразиева Гүзәл Ринатовна да үз өстәмәләрен кертте.

     Республикабыз мәктәпләрендә белем алган һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаган  укучылар татар теленнән имтиханны дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында тапшыра алалар.  Эш барышында  татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу турыда файдалы мәгълүмат алдылар.

      Методик үзәк методисты Гүзәл Ринатовна укытучыларыбызның  һәр яктан да тырыш, бер-берсенә ярдәмчел булуларын ассызыклады. Берләшмәнең соңгы өлешендә, берләшмә утырышына йомгак ясап, киләчәктә дә шундый матур, эчтәлекле дәресләр оештырылсын, дигән фикерен җиткерде, укытучыларга иҗади уңышлар теләде.

 

Рамазанова Раушания Наилевна, татар теле укытучысы



К списку новостей