• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Ел укучысы - 2013

Опубликовано: 03.05.2013

 



Ниһаять язның иң матур көне - "Ел укучысы" бәйгесе килеп тә җитте һәм ниһаять конкурста катнашучыларны без шоу-программада сынадык. Кемнәр сон инде бу иң түземле укучылар, кемнәр ул безнең мәктәпнең горурлыгы?

Алар түбәндәгеләр иде: 2в сыйныфы укучысы Хатипова Диләрә, 3а сыйныфы укучысы Ахметова Эльвина, 4а сыйныфы укучысы  Хадиев Инсаф, 5а сыйныфы укучысы Габдрахманов Ленар, 5а сыйныфы укучысы Гайнуллина Рузилә, 6а сыйныфы укучысы Тузеева Юлия, 8а сыйныфы укучысы Аминова Айгөл, 9в сыйныфы укучысы Фатыхов Булат һәм 11а сыйныфы укучысы Исмәгыйлова Гөлгенә.

1нче этапта безнең конкурсантларыбыз “Мин ел алдынгысы” исеме астында газета чыгардылар. Нинди искиткеч итеп башкарганнар алар элеге эшне. Һәм эйтергә кирәк– иң яхшы газета ясаучылар бүләкле булдылар.

2нче этапта “Мин директор булсам...” исеме астында иншалар яздылар. Укучыларыбызның нинди уйлар белән яшәүләрен дә ачыкладык. Әйтергә кирәк – күбесе укуны 5 көнлек итеп ясар идем дип язган. Без инде өметләнеп калабыз - алар язган күп әйберләр чынга ашыр.

Директор булам дигәч тә, ул бит әле җиңел эш түгел, моңа бик тә җаваплы  карарга кирәк. Аңа хәтле әле укытучы ролендә булып карарга кирәктер инде.  Шуңа күрә 3нче этапта катнашучылар ачык дәрес күрсәттеләр һәм парлы бию биеделәр. Нинди биюләр генә күрмәдек бу турда: татар биюе, вальс, рок-н-ролл, эстрада биюе, латиноамерика биюе.

Һәм инде әлбәттә   «Интеллектуаль марафонда» укучыларны сынамыйча булмады. Әлеге биремнәр зирәклелек, акыллылык, тапкырлык мөмкинлекләрен ачу өчен әзерләнгән иде. Ә җиңүчеләр һәр турда алынган баллар нәтиҗәсендә билгеләнде. Хөрмәтле директорыбыз Эльвира Зуфаровна һәм хөкемдарлар җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләделәр:

1 урын - Хадиев Инсаф,

2  урын - Ахметова Эльвина,

3 урын - Хатипова Диләрә

1 урын - Габдрахманов Ленар,

2 урын - Тузеева Юлия,

3 урын - Гайнуллина Рузилә,

1 урын - Фатыхов Булат

2 урын - Аминова Айгөл

Ә 11а сыйныфы укучысы Исмәгыйлова Гөлгенә Гран-при һәм күчмә кубокка ия булды.

Шулай ук “Ел спортсмены” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды: алар Хадиев Риназ (11а) һәм Нуруллина Альбина (8а) иделәр

Без барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 

 



К списку новостей