• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Татар теле атналыгы

Опубликовано: 01.05.2013

 

  8 нче апрельдән 13 нче апрельгә кадәр мәктәп күләмендә татар теле  һәм әдәбияты атналыгы булып узды. Атналыкта түбәндәге чаралар уздырылды:

  8 нче апрель көнне  атналык башланып китте , иҗади конкурслар игълан ителде.

  9 нчы апрель көнне  “Тукай әсәрләре – рәсемнәрдә” конкурсы ( 1-11 нче сыйныфлар) үтте.

  Бу  конкурста  укучылар, бер-берләрен кабатламыйча, үзенчәлекле рәсемнәр ясадылар. Анда Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык та, Тукайның башка геройлары да сурәтләнгән иде. Барлыгы 30 укучы көч сынашты. Алар арасында җиңүчеләр :

  1 нче урын – 6 в – Фәретдинов Илшат

  2 нче урын – 6 в – Гараев Динар

  3 нче урын – 5 а – Якупова Гөлшат

  10 нчы апрель көнне  “Табигать – туган йортыбыз” темасына иншалар конкурсы(5 - 8, 10 нчы сыйныфлар) уздырылды.

  Бу конкурста аеруча 5 - 6 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Җиңүчеләр дип түбәндәге укучылар билгеләнде :

  1 нче урын – 5 в – Хәкимуллин Илүс

  2 нче урын – 6 б – Бариева Зәринә

  3 нче урын – 5 а – Зиннәтуллина Ләйсән

   11 нче апрель көнне  “Каурый каләм” иҗади эшләр конкурсы үтте. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырләр белән таныштырдылар. Бу бәйгедә түбәндәге укучылар җиңүгә лаек дип табылды :

  1 нче урын – 6 в   - Гыйбадуллина Алия

  2 нче урын  - 6 в - Хафизова Резеда

  3 нче  урын – 7 а –Ганиева Элвина

   12 нче апрель көнне  “Безнең яклар кебек матур җирләр,  булса  булыр бары меңгә бер ” дигән  әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә катнашучылар туган ягыбызга  багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр башкардылар. Кичә бик  күңелле үтте.

  13 нче апрель көнне  атналыкка йомгак ясалды. Барлык уздырылган чараларда катнашкан укучыларга  рәхмәт әйтелде, мактау грамоталары тапшырылды. Гомумән алганда,  ана теле атналыгы шау-гөр килеп үтте. Һәркемнең күңелендә  матур истәлекләр калдырды.

 

 



К списку новостей