• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Язгы шәфкатьлелек атнасы

Опубликовано: 27.04.2013

 

      Яз җитте исә, мәктәптә язгы шәфкатьлелек атнасы кысаларында чистарту эшләре башлана. Атна буе диярлек мәктәп укучылары тазарту эшләре белән мәшгуль булдылар: мәктәп территориясен җыештырдылар, Ял паркында чүп җыйдылар, көн дә диярлек монументта шефлык иттеләр, ә 9нчы сыйныфлар хәтта Ленин урамында агарту эшләре алып барды. Әйе, күп эшләр эшләнде, шактый территория ачыкланып, матур һәм чиста булып калды.

     Әлеге атналыкнык нәтиҗәсе буларак, 26 апрель көнне район мәдәният йортында зур чара үтте. Ул, шулай ук, Туган тел көненә, сугышларда катнашкан ветераннарга да багышланган иде.

     Бәйрәм район башлыгы урынбасары Сахипова И.Р. котлавы белән башланып китте. Ул Чернобыльдә катнашучыларга, сугыш ветераннарына, армиягә китүче яшь егетләргә сәламәтлек, исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм барышында Чечня ветераны Исламов Рушан, Әфганчы Рафаэль абый, призывник Р.Гатин, “Тәүфыйк” мәчете имамы Малик Садиков, Мөслим һәм Сарман районнарының хәрби комиссары Гасанов Д.Г. чыгыш ясадылар. Алар барысы да залда утыручыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Призывникларга  Ватан алдында торган изге бурычларын үтәп, исән-сау гаиләләренә, туган җирләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр. Мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Хадиев И.У. шәфкатьлелек проекты белән конкурста катнашкан укучыларны котлады. Безнең мәктәптән 10а сыйныфы укучысы Хафизова Гүзәлия мактау грамотасына  лаек булды.

    Бәйрәм укучылар чыгышы  белән чиратлашып барды. Мәктәбебезнең яшь җырчылары Габдрахманова Л., Фазуллина Г., Гайфетдинова И. үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. “Умырзая”, “Гөлләр” бию ансамбле кызлары бәйрәмгә ямь бирде.

    Һәр кеше бәйрәмнән канәгатьлек хисе кичерде. Барлык кешеләр дә игелек, яхшылык кына кылып яшәсен дигән теләктә калдык.                     

                                                                             Педагог-оештыручы Гараева Г.Д.



К списку новостей