• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Фәнис Яруллинга багышланган кичә

Опубликовано: 15.03.2011

      Күптән түгел мәктәбебездә Ф. Яруллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Ул һәрберебезнең күңелендә якты эз калдырды. Фәнис Гатауллович Яруллин – сикәлтәле тормыш юлын үткән гаҗәеп язмышлы кеше. Еш кына аны «Корыч ничек чыныкты» исемле популяр роман язучысы Николай Островский белән чагыштыралар. Тормышында очраган фаҗигале хәлләрдән соң да аның күңеленә күпләгән  шигъри юллар килә. Ул бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә.

      Кичәдә Валиахметова Чулпан, Гайфетдинова Эльвина, Талибуллина Рузалия, Шириева Илүзә башкаруында Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырылды. Кунакка Ф. Яруллин белән 8 ай хәрби частьта хезмәт иткән, аның белән якыннан таныш булган  профессиональ журналист, СССР журналистлар берлеге әгъзасы, бер үк вакытта халыкара лектор Равил Гыймадиев та чакырылган иде. Ул Ф. Яруллин белән хезмәт иткән көннәр истәлекләре белән уртаклашты, аның турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Кичә күңелле, җанлы үтте.

 

 

      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Закирова Альбина Хамитовна



К списку новостей