• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Табигатъне өйрәнү фәннәре атналыгы

Опубликовано: 15.03.2013

- ел булсын.

      Җомга көнне мәктәбебез кунаклар кабул итте. Районның химия һәм биология укытучылары чираттагы киңәшмәгә җыелды. 2013 – “Экологик культура һәм табигатъне саклау елы” исеме астында узган бу эшлекле  очрашу  район методик бүлек җитәкчелеге белән берлектә  оештырылган иде. Мөгаллимнәрне үзләренең ачык дәресләренә  укытучылар -   Антипова Г.Ш. һәм Мирзасалихова А.И. чакырдылар. Килгән  кунаклар  методик яктан дөрес куелган, отышлы дәресләр карадылар. “Шифалы үләннәр” исеме астында уздырылган ачык мероприятиядә 6б сыйныфы укучылары җитәкчесе Файзуллина З.М. белән даруларсыз сәламәтләнү серләрен чиштеләр. Чын артистлар диярсең, сәхнәне тотып торалар. Киңәшмәдә укытучыларның чыгышлары, яңалыклар, киләчәккә күзәтүләр ясалды.

      Кыскасы, атналык искиткеч мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Табигатъкә сакчыл караш тәрбияләү, фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту булган атналыкның максаты бер атна гына түгел, ә ел дәвамында чагылышын табар әле. Уңдырышлы  җиргә орлык сипкән кебек, балаларның саф күңелендә тирә-якка, табигатъкә карата мәхәббәт орлыклары  тишелерләр. Гаиләләрдә  дә бу юнәлештә сөйләшүләр, кызыксыну уянса ничек яхшы булыр иде дигән теләктә каласы килә.



К списку новостей