• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Әфган сугышы- безнең төзәлмәслек ярабыз.

Опубликовано: 19.02.2013

 

Әфган сугышы- безнең төзәлмәслек ярабыз.

           Әфган уты hаман өтә җанны,

           Төшкә кереп, дуслар дәшәләр.

            Алар бездән, исән кайтканнардан,

            Күктән карап бик көнләшәләр.

            Шәм кабызам, карга чәчәк салам,

            Сезне уйлап йөрәк сызлана

            Әрни йөрәк, Әфганнарда калган

            Япь- яшь гомерләрне кызгана.

            Мәчетләрдә дога, чиркәүләрдә

            Сезнең хакка шәмнәр куелган.

             Исемегез безнең йөрәкләрдә

             Онытылмаслык булып уелган.

 

           Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 24 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?..

         Тарихтан куренгәнчә 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Х.Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар сәбәбендә  килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.

         Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..

         М.Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының II съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, -  дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан Сарман урта мәктәбендә бу сугышны үз күзләре белән күреп кайткан Асмандияров Атлас Хәмзә улы белән очрашу булып узды. Ул укучыларга әфган сугышының барлык милләт кешеләре өчен дә уртак булуы, районыбыздан да бик күпләрнең бу сугышта катнашуы, 7 яшь егетнең гомерләре өзелеп, әти-әниләренә гомерлек кайгы килүе, сугыш барышы, Әфган халкының безнең сугышчыларга мөнәсәбәте турында сөйләде, бирелгән сорауларга эчтәлекле итеп җавап бирде. 11 а сыйныфы укучылары Аскарова Адилә, Исмагилова Гөлгенә, Мөхәммәтшина Регина, Дубинина Регина Әфган дәүләте тарихы, сугыш китергән бәла-казалар турында чыгышлар ясадылар, викторина үткәрелде. Гатауллин Илгизәр Әфган сугышы темасына төрле фильмнардан өзекләр күрсәтте.

 

         Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

 

Сарман урта мәктәбенең тарих укытучысы И.М. Мөхәмәтҗанова

 

 

2)  Сугыш – бик куркыныч сүз.  Ул тыныч вакытта яңгыраса, яшь егетләргә, ил хөкүмәте боерыгы нигезендә  күршедәге дус дәүләт мәнфәгатьләрен яклап,  үзләренең интернациональ бурычларын үтәргә туры килсә, бигрәк тә куркынычрак.

 Ни кызганыч,  меңләгән яшь хәрби хезмәткәр   башка илләр территориясендә  кораллы бәрелешләрдә  һәлак булды,  сугыш күпләренең  тормышын  җимерде. Әмма алар, Россиядәге тарихи традицияләргә тугры  булуларын раслап,  бурычларын намус белән үтәделәр.  10 елга сузылган Әфган сугышы 15 нче февральдә тәмамланды һәм  совет  хәрби хезмәткәрләренең соңгы колоннасы  Әфганстаннан чыгарылды. Безнең  хәрбиләрнең  геройлыгына хөрмәт йөзеннән, аларның батырлыгы истәлеге итеп,  15 февраль  Россиядә  Ватан  чикләреннән тыш хәрби бурычларын үтәгән интернационалист-сугышчыларны искә алу көне дип санала.

2004 нче елда Россия Президенты Владимир Путин “Интернационалист-сугышчыларны искә алу көне”нә багышланган  тантаналы җыелышта  чыгыш ясаганда: ”Әфган сугышында кеше күпмегә түзә, күпмегә чыдый ала  – барысы да сыналды. Моны безнең “әфганлылар” белә һәм   исеннән чыгармый: алар никадәрле азапландылар,  кайгы-хәсрәт, кыенлыклар күрделәр, рухи төшенкелек ачысын кичерделәр. Алар чит-ят илдә көрәштеләр,  ә үз илләрендәге халык  бу сугышның  нидән килеп чыгуын да,  аның максатын да, һәм хәтта  солдат, офицерларыбызның кыюлыклары, батырлыклары турында да  нигездә берни дә белмәделәр. Ул гына да түгел,  сугыштан әйләнеп кайтканнарның күбесен  Туган илләренда битарафлык белән, аңламыйча, хәтта гаепләп тә каршы алдылар.  Һәм кешеләр, әлбәттә,  ни өчен, дигән сорауга җавап көттеләр. Безнең “әфганлыларның”   челпәрәмә килгән  язмышлары, аларның  тән яралары һәм җаннары  газаплану белән чынлап торып кызыксынучы да булмады. Күп очракта аларга тормышта үз урыннарын үзләренә табарга туры килде – сәясәтчеләр үз эшләре белән мәшгуль иде... Әфганстан аша, аның утлы сынаулары аша узучыларның барысына да, сезгә һәм гаиләләрегезгә  сәламәтлек, уңышлар  һәм иминлекләр телим”, – диде.

Әлеге  сүзләр   үз солдатларына, чит  илдәге сугышларда катнашучыларга карата  власть башында торучылар аңында  яхшы якка үзгәрешләр булу турында сөйли. Моннан тыш, бу  көн  совет солдатларының  сугышчан  югалтулары  тукталган көн дә, шуңа күрә ул Җиңү көне кебек –  интернационалист-сугышчыларга бик  кыйммәткә төшкән бәйрәм.

Әфган сугышында ярты миллионнан артык совет солдаты һәм офицеры булды.  Һәм без  хәрбиләрнең аңа  биргән антларына тугрылыклы булып калу өчен  баруларын онытмаска тиеш.  Әфганстанда сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итте.  Солдат бурычын, армия алдындагы бурычын үтәгәндә  15 меңнән артык хәрби хезмәткәрнең  гомере өзелде, 6 мең кеше  сугышта алган яраларыннан һәм авырулардан соңыннан вафат булды, 311 кеше хә-бәрсез югалды.  Бөек Ватан сугышы чорыннан  бирле бу Совет  Армиясенең  иң зур югалтуы булды. Без бу турыда беркайчан да онытмаска тиеш.

Безнең поселоктан  Әфган сугышында 6 кеше катнашты.  Болар –  Сергей Чернов,  Константин  Вислобоков,  Олег Герасимов,  Олег Усов, Расих Хәкимов, Рафаэль Мусякаев.   Шуларның икесе әлеге  канкойгыч сугыштан әйләнеп кайтмады. Алар, хәрби бурычларын үтәп,  башларын салдылар.  Әфган сугышында һәлак булган Олег  Усов, Константин Вислобоковның исемнәре   безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак!

 

 

3)      1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең районыбыздан әлеге сугышта 128, Мөслим авылыннан 22 кеше катнашты. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.

      Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Шуларның берсе- әтием Хәйбрахманов Нияз Рәкыйп улы турында язып үтәсем килә.

     Әтием Мөслим төбәгенең иң гүзәл, урман-суларга бай булган, табигате белән таң калдырган Метрәй авылында туа. Укып-белем алып, киләчәккә планнар кора. Армия хезмәтенә алына. Бер ел  хезмәт иткәч, 1979 нчы елның 27 декабрендә һава десанчылары частендә хезмәт итүче бик күпләр белән беррәттән   әтием дә, 20 ләп “Ан-22” йөк самолетларында Баграм аэтодромына интернациональ бурычларын үтәргә Әфган җиренә аяк басалар.  Әтиемә сугышның башланган вакытында, иң авыр чорында сугышырга туры килә. Тиз арада өйрәнүләр, авыр тынгысыз тренировкалар, автомат белән атарга өйрәнүләр башлана. Баштагы мәлдә кыр уртасындагы озын палаткаларда яшиләр. Аннары саман кирпечләрдән озын балчык казармаларны үзләре төзеп, шунда урнашалар.

      “Элек армиядә хезмәт иткәндә патроннарны санап кына бирәләр иде, ә өйрәнүләр вакытында җаның күпме тели, ат та ат...” –дип, сөйли әтием.

      Әтием армиядә десантчы булып хезмәт иткән. Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, , кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет  солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе.  Сугышта булган мондый  куркыныч эпизодларны без сугыш турындагы кинолардан да карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез. Әтием сугышта               

Машинасында азык-төлек, ату кирәк-яраклары, снарядлар, кораллар ташый.

Бер шәһәрдән икенчесенә ничәмә-ничә километр үтәргә, нинди зур җаваплылык сорый торган вазыйфа бит бу. Якын-тирәдә бомбалар шартлый, снаряд яңгырлары ява, кайдадыр кыя артында снайпер каравыллап тора... Үле гәүдәләрне җыеп,    Кабул шәһәренә илтеп, юып, киендереп, цинк табутларга ябып туган җирләренә озатучы эшен дә күп тапкырлар башкарырга туры килә аңарга.

      Сугыш турында әтием сөйләргә яратмый, аз-азлап сөйләгән вакытларында да күзләре яшьләр белән каплана. Беләм, сугышта күргәннәре, снаряблар-бомбалар шартлавы, бергаепсез гаиләләрнең(бала-чагасы, хатын-кызларының) “мине үтермәсә ярар иде” дип ялварулы карашлары, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр,  мөгаен. Ләкин, үзеңне-үзең кулда тотып, исән-имин кайтуыңа сөенеп яшәргә кирәк.

     Мин бәхетле, чөнки минем әтием исән-имин әйләнеп кайткан, сау-сәламәт. Ә бит кире туган ягына, гаиләләренә әйләнеп кайта алмаучы Әфган сугышы корбаннары да бар әле арабызда. Әйе, аларның әти-әниләренә, якыннарына Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен.

      Хәзер ул сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, якташларыбыз, шул исәптән әтием дә зур батырлык күрсәттеләр. Бу турыда аның исәпсез-хисапсыз мактау кәгазьләре, орден-медальләре сөйли. Әтиемнең шундый батырлык күрсәтүе белән мин чиксез горурланам. Бүгенге көндә әтием әниебез Фәүзия белән, әбием Мәрзия янәшәсендә ике кыз үстерделәр. Олы кызлары-мин хәзер үзем гаиләле, апаем Айзирә Чаллыда укый. Үткән елны гаилә коруларына 25 ел булды. Оныклары Аделинаны тәрбияләргә булышалар. Киләчәктә дә аларга, районыбыз батырларына гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Мондый мәгънәсез сугышларны бүтән күрергә язмасын, балалар тулы гаиләдә үсеп, аналарга газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде.




К списку новостей