• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Чаңгы ярышлары - 2013

Опубликовано: 11.02.2013

 

            9 нчы февраль көнне район үзәгендәге «Старт» чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юллары» ярышлары уздырылды. Бу юлы анда 600дән артык чаңгычы катнашты. Ул көнне районның төрле почмакларыннан спортны үз итүчеләр җыелды.
Баш судья Ильдар Кубиев ярышларның тәртибе белән таныштыруга, ярышлар башланып та китте. Җиңүләр «капкасын» безнең мәктәп укучысы Зайнакова Алия (6а) ачып җибәрде – 2000 нче елгы һәм алардан яшьрәк кызлар арасында 3 нче булып килде. Бу төркемдә малайлар арасыннан өч  урын да безнеке булды:

1 – Булат Хусаинов (8в)

2 - Эльмир Ризатдинов (6в), ө

3 -  Ильмир Ганиев (5а).

     1997-1998 нче елгы үсмерләр II урынны Айрат Мазитов (10а) алды. Шушы ук яшьтәге кызлар арасында да пьедесталга безнең кызларыбыз гына бастылар: Альбина Нуруллина (8а) I урын, Гүзәл Ильгамутдинова (8а) II урын, Ильвира Кубиева (8а) III урын.
      1995-1996 елгы кызлар арасында да иң житезләре безнең мәктәп кызлары булдылар: Гүзәлия Хафизова (10а) II урын, Айгөл Бахтегараева (11б) III урын.
    Шушы ук яшьтәге малайлар арасында: 2 нче булып Радис Гараев (11а) килде.

   Безнең үзебезнең физкультура укытучыбыз Фәрит Газимович та сынатмады, үзенең яшьтәшләре арасында финишка 1 нче булып килде, ә директорыбыз Эльвира Зуфаровна хатын-кызлар арасында VIP шууда шулай ук 1нче урын яулады.

     Җиңүчеләргә Булат Ахмадуллин почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай итеп, безнең мәктәп иң күп спортчы белән килгән һәм иң күп җиңүләр яулаган командаларның берсе иде!



К списку новостей