• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

"Мисс Дюймовочка" һәм "Озын толым" конкурслары

Опубликовано: 12.03.2011

 

    Барыбызга да билгеле булган язнын беренче бәйрәме – 8 Март!  Бу бәйрәм барчабызга да куңел күтәренкелеге, шат тойгылар алып килә.

    Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә күп чаралар үткәрелде.  4 март көнне, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәр һәм техник хезмәткәрләр өчен укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт курсәтелде. Кунаклар бәйрәмнән бик канәгать булып калдылар.

   Укучылар өчен дә бәйрәм уңаеннан бик кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәмнәр оештырылды.

   1-4 сыйныфлар өчен уткәрелгән «Мисс Дюймовочка» конкурсы укучыларыбыз өчен бик кызыклы булды. Конкурска берсеннән-берсе матур, сөйкемле, кечкенә кызларыбыз:  Таңсылу (1а), Ләйсән (1б), Фәридә (2а), Алина (2б), Таңсылу (4а), Алсу (3а), Ләйсән (4в), Фәнзилә (4б), Алия (3б) катнаштылар.  Алар үзләрен тапкырлыкта, осталыкта сынадылар, талантларын күрсәттеләр.    1-2  нче сыйныфлар арасында «Мисс Дюймовочка» исеменә 1а сыйныфыннан Рамазанова Ләйсән лаек булды.   3-4 сыйныфлар арасында 4б сыйныфыннан Нигматуллина Фәнзилә җиңүче дип табылды.  Кечкенә кызларыбыз үзләренең бу исемгә лаек икәнлекләрен исбатладылар.

    Ә 5-8 нче сыйныф укучылары үзләрен «Озын толым» бәйгесендә күрсәттеләр.  Бу бәйгегә озын толымлы, чибәр, уңган татар кызлары җыелды. Алар да бу бәйгедә үзләрен сынатмадылар. Һәр сыйныфтан кызлар бик әзерлекле килгәннәр. Алар матур итеп көянтә белән су алып кайту куренешен күрсәттеләр, чәчкә причёска ясап үзләренең осталыкларын тагын бер кат исбатладылар. «Әбием сандыгы» конкурсында кызларыбыз әбиләреннән калган иң кадерле, иң борынгы әйберләре белән таныштырдылар. Шулай ук, кечкенә генә булсалар да, оста итеп курчак төреп, бишек җырын җырладылар.

     Кызларның  осталыкларын бәяләп, алар арасында җиңүчеләр дэ билгеләнде.  5-6 сыйныфлар арасында жиңүче дип 5а сыйныфыннан Миңнуллина Алина, 7-8 сыйныфлар арасыннан 8а сыйныфы укучысы Хакимуллина Гөлнара билгеләнде.

    Мәктәбебездә үткәрелгән бу бәйгеләр барыбыз өчен дә бик кызыклы һәм истә калырлык булды.

 

 

Педагог-оештыручы Латыпова Л.Ф.



К списку новостей