• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Укучыларыбыз иҗаты

Опубликовано: 15.12.2012

 

Укучыларыбыз иҗаты

      Район һәм мәктәп күләмендә конкурслар еш үткәрелеп тора. Укучыларыбыз актив рәвештә катнашалар һәм призлы урыннар да алалар. Күптән түгел «Коррупциягә – юк!» дип исемләнгән рәсем һәм инша конкурсларының  район туры узды. Бүгенге көндә бу проблема иң актуаль булып тора. Укучыларыбыз бу  мәсьәләгә үз фикерләрен белдереп иншалар яздылар. Нәтиҗәләр буенча  Сахипова Г. (10а) – 1нче  урынга, Тухбатуллина Э. (9б) – 3нче урынга лаек булдылар. Файзуллина А. (10б) актив катнашучы буларак билгеләнде. Кызларга һәм  аларның укытучыларына  (Гильфанова И.Ш., Хаматзянова Ф.С., Рамазанова Э.Т.) алга таба да уңышлар телибез.

Әниләребез көненә...

   Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, ягъни 25нче ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелде. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Шул уңайдан  әниләргә багышлап укучыларыбыз рәсемнәр ясады. Бик матур ясаучылар дип 1–2 нче класслар арасында 1нче урында Салемгараев Н. (2в), 2нче урында - Госманов Р. (2в), Зарипова Р. (2б), 3нче урында - Газизова З. (2б), Яхина Р. (2б) билгеләнде.

      3-4 сыйныфлар арасында 1нче урында

Нафикова А. (4а), 2нче урында – Валиева Э. (4а), ә 3нче урынга исә Абулханова Л. (4а) лаек  булды.

      Һәр кеше үз әнисен яратсын, хөрмәтләсен. Әниләребездән эчкерсез мәхәббәткә, игелеккә, зирәк­леккә өйрәник.

Педагог-оештыручы Гараева Г.Д.




К списку новостей