• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Ришвәтчелек нәрсә ул?

Опубликовано: 12.11.2012

 

Ришвәтчелек... Минем беркайчан да бу сүзнең мәгънәсе турында уйлаганым булмады. Ә бервакыт газета – җурналлар карап утырганда, бер гыйбрәтле язмага күзем төште. 2 яшьлек сабый бала бик авырый икән, аңа ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтергә кирәк. Ләкин операция ясалмый, чөнки әти–әнисенең акчасы юк, ә хастаханәдә баланы  кабул итмиләр. Ни өчен бу гөнаһсыз сабыйга вакытында ярдәм итмәгәннәр? Ул әти – әнисенең ярлы булуына гаеплеме? Шушымы безнең кешелеклелегебез?

    Әйе, Россиядә ришвәтчелек чәчәк ата. Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ришвәтчелек - кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, үзе белән читкә сөйрәүче, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Без аның белән сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, хокук саклау  органнары оешмаларында да очрашабыз. Баланы укырга кертү, дипломнар сатып алу, акчалы эшкә урнашу, чиратсыз гына фатирлы булу, хастаханәдә дөрес дәвалану өчен әти–әнинең югары урында утыруы яисә бай туганнарыңның булуы кирәк. Хәзер хәтта балалар да, яшүсмерләр дә ничек яшәп булганлыгын аңлыйбыз, акчалы кешенең барын да сатып ала алганын күреп үсәбез. Ә бит мәктәпләрдә безне тәрбияле, намуслы булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә, акчаны хәләл көч белән табарга өйрәтәләр. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлап олы юлга чыгучы яшь буынга нишләргә? Кемнән киңәш, ярдәм сорарга? Әлбәттә, көчле рухлылары, кыю йөрәклеләре дөрес юлны сайлаячакларына ышанасы килә.

     Күпләр ришвәтчелек белән көрәшүне җил тегәрмәне белән чагыштыра. Мин моның белән килешәм.   Ә ришвәтчелекне җиңәргә мөмкинме? Моңа җавап уңай. Аны дәвалау өчен вакыт, кешеләр тормышына зарар китерүче дошман икәнен чын йөрәктән аңларга кирәк. Әгәр Россия законнарны кешеләргә аңлаешлы һәм үтәлә торган итсә, ришвәтчелекнең  нигезе җимереләчәк.

   Әйе, хәзергесе көндә инде ришвәт алу һәм бирү буенча тикшеренү эшләре алып
барыла. Прокуратура, полиция хезмәткәрләре үз эшләрен башлап җибәрделәр инде. Әлбәттә, мондый тикшеренү эшләре эзсез генә югалмаска тиеш. Матур киләчәк  безнең кулларда!!!

Ахметова Чулпан, 8б сыйныфы укучысы





К списку новостей