• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Муса Җәлилнең тууына 105 ел

Опубликовано: 21.02.2011

                              Татарны дөньяга таныткан шагыйрь.

 

    Дөнья һәм дөнья әдәбияты иҗатында исемнәре мәңгелек данга әйләнгән күп кенә шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. 1906 нчы елның 15 нче февралендә туган Муса Җәлилне ил күгендә сүнмәс якты йолдыз булыр дип берәү дә уйламагандыр. Инде 30 нчы елларда ук танылып өлгергән шагыйрь халык күңелендә әле дә яши!

     1941 нче елның 22 нче июнендә дәһшәтле сугыш безнең якларга да аяк баса. Ул елларда шагыйрьләргә сугышка бармау өчен бронь бирелсә дә, Җәлилнең йөрәге түзми, һәм ул үз теләге белән сугышка китә. Ә бит күпме рус шагыйрьләре, бронь алып, өйләрендә кала. Яу кырында күпме батырлыклар эшләп, ничәмә-ничә тапкыр гомерен куркыныч астына куеп, үлем белән кара-каршы очрашканда да, югалып калмый баһадир шагыйрь. Ачы сугыш еллары булуга карамастан, ул иҗат итүен дәвам итә. Илһам чыганагы булып, аның сөекле хатынына, нәни кызчыгына, якыннарына һәм ватанына карата көчле, ялкынлы ярату хисе тора.

     Вакытлар үтә. 1942нче елның җәендә Волхов фронтында барган каты сугышлар вакытында Муса Җәлил яралана. Шул чакта дошманнар аны кулга алалар. Төрмәгә утыртылганнан соң да, авыр шартларда яшәгәндә дә, ул ышанычын югалтмый, хәтта баш өстендә үлем балтасы торганда да, оптимистик рухтагы шигырьләр иҗат итә. Сугыш елларына кадәрге тормышында булган матур, йөрәккә уелып калган мизгелләр артта калган. Ләкин шагыйрьнең күңелендәге якты хатирәләр яшәргә көч бирә һәм шаян шигырьләр иҗат итәргә дә этәргеч булып тора. Юк кына әйбернең дә матурлыгын күрә белә. Дөнья киң, иркен булуын, яшәү шуның кадәр рәхәт булуын әйтә. Гражданнар сугышы вакытында да Муса, кечкенә булуына карамастан, кулга корал тотып көрәшергә чакыра. Бөек Ватан сугышында ул үзенең җырлары белән тоткыннарны авырлыкларга бирешмәскә, туган илне сөяргә, Ватан өчен соңгы тамчы каныңа кадәр көрәшергә өнди. Шагыйрьнең җырлап башланган гомер юлы палач балтасы астында язылган соңгы җыры белән тәмамлана...

     Быел бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан Сарман урта мәктәбендә дә төрле чаралар уздырылды.  “Муса Җәлилнең батырлыгы нәрсәдән гыйбарәт? ”- дип аталган лекция уку, башлангычларда бәйрәм уздыру, кечкенә китап күргәзмәсе оештыру һәм аның иҗатына багышланган телдән журнал үткәрү күздә тотылды. Патриот-шагыйрь М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган газета чыгарылды, викторина сораулары язып эленде. 18 нче февральдә укучыларыбыз Җәлил бистәсендә  М. Җәлилнең тууына 105 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм, үзләренең эзләнү эшләре буенча нәтиҗәле чыгыш ясап, призлы урыннарны яуладылар:

         Зиннәтуллина Рәмилә - I дәрәҗәдәге диплом (фәнни җитәкчесе - татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Хатипова Гөлназ Рафис кызы);                     

         Хафизов Илдар - II дәрәҗәдәге диплом (фәнни җитәкчесе – татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альбина Хәмит кызы); 

         Әюпова Гүзәл - II дәрәҗәдәге диплом (фәнни җитәкчесе - татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Раушания Наил кызы).

         М.Җәлил - татар әдәбиятының,  татар халкының горурлыгы һәм мактанычы. Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы, бер безне генә түгел, киләчәк буынны да таң калдырыр. Ул кыска гына гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлемсез иҗат калдырды. Бүгенге тынычлык өчен көрәштә дә  Муса Җәлил үзенең шигырьләре белән безнең сафта атлый.   Герой- шагыйрь  М.Җәлилне рәхмәт хисләре белән искә алыйк һәм аның белән һәрчак горурланыйк!

 

 

                                                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                 

                                                                         Рамазанова Раушания Наил кызы



К списку новостей