• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Таҗетдин Ялчыгол исемендәге II региональ фәнни-гамәли конференциясе

Опубликовано: 01.12.2017

29 нчы ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә  Таҗетдин Ялчыгол исемендәге II региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды, конференциягә мәртәбәле кунаклар Зәй  муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Кузнецов Сергей Александрович, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Гамир Госман улы Таҗетдинов, Алсу Исмәгыйль  кызы Талипова, Зәй районы имам мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, милли мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге методисты Миңнуллина Розалия Миннәхмәт кызы килде. Конференцияне тантаналы рәвештә мәктәп директоры Биканов Игорь Алесандрович  ачып җибәрде. Игелекле эшнең дәвамлы булуын, катнашучы укытучы һәм укучыларга зур уңышлар теләде. Гамир Госман улы Таҗетдинов та үзенең күңелендә йөрткән хатирәләре белән уртаклашты, татар рухи тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле турында сөйләде. Таҗетдин Ялчыголның тормышын, иҗатын өйрәнүче, эзләнүчеләр булуына чиксез рәхмәтләрен белдерде. Пленар утырыштан соң  кунаклар, укытучылар  һәм укучылар секция эшләренә таралды.               

 

            Эшнең нәтиҗәсе булып укучыларга дипломнар тапшыру булды. 1 дәрәҗә дипломга безнең мәктәптән  түбәндәге укучылар лаек булды: Сәләхова Ләйсән, Хәдиева Айгөл (4- а сыйныфы укучылары ). Призер дипломына ия булучы укучы Хатипова Диләрә ( 7 - в сыйныфы укучысы), ә 9- б  сыйныфы укучысы Гайнемова Регина сертификатка ия булды.



К списку новостей